Гимназиялеләр тынычлык көне уңаеннан күккә шарлар очырды
21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне. Шул уңайдан гимназия укучылары күк йөзенә меңәрләгән шарлар очыртты. Тынычлык символы булган күгәрченнәргә тагылган шарлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбызның исемнәрен күккә алып менде.
Ил-көннәребез - тыныч, гаиләләребездә иминлек булсын дигән теләктә уздырылган әлеге мәрхәмәтлек акциясендә бер генә укучы да читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев