Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үгез нәрсә ярата?

2021 елга елга Үгез хуҗа булачак. Елны дөрес итеп каршы алыр өчен нишләргә? Нәрсәгә игътибар итәргә? Бүләккә нәрсә сайларга? Шуларга бәйле киңәшләр тупла¬дык.

Елның үзенчәлеге

2021 ел хуҗасы – Ак металл Үгез булачак. Таби­гате белән ул ашыгырга яратмый, тәкәбберлекне сөйми. Моннан тыш тыйнаклык, сабырлык, үз сүзендә тора белү дә – Үгезнең асыл сыйфатлары.

Үгез, эш сөючән хайван буларак, кешеләрдән дә шуны таләп итә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый. Шуңа да карьера турында уйланучыларга 2021 елда максатларын чынга ашырырга вакыт.

Үгез елында гаиләгә игътибар бирергә кирәк. Гаилә кору, ишәйтү һәм ныгыту өчен менә дигән ел!

2021 елның төсләренә килгәндә, алар – ак, көмеш, алтын, коңгырт, охра, аксыл-соры, алсу төсләр.

Табынга ниләр куярга?

Бәйрәмгә бары тик якыннарны гына җыярга тәкъдим ителә. Иң яхшысы – гаиләдәгеләр белән утыру.

Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә гадәти, әмма ту­клыклы ризыкларга өстенлек бирегез. Экзотик ризыклардан баш тартасы булыр. Табынга үгез итен кую киңәш ителми. Аның урынына ат ка­зылыгы кулланырга була. Күркә, үрдәк, каз, та­вык итләреннән ризыклар әзерләргә мөмкин.

Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлдә төрле тозлы яшелчәләр, торт булса, бик шәп. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр турында да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев