Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газон – тукталыш түгел!

Газонга машинасын куйган шоферларны 2018 елның мартыннан штрафка тарта башладылар. Ләкин моңа карап кына газонга тимер атын куючы шоферлар саны кимеми.

Кайбер шоферлар үзләренә кайда уңайлы – шунда ма­шина куярга гадәтләнде. На­муссыз машина йөртүчеләр башкаларның хезмәтен аяк астына салып таптауларын һич кенә дә аңларга теләми.

– ТР Административ хо­кук бозулар кодексының 3.17 маддәсе нигезендә транс­порт чараларын торак пункт­лар чикләрендә (газоннар, чәчәклекләр, үлән, үсемлекләр территорияләре), балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны урамда йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә у рнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру катгый тыела. Законны бозучы гражданнарга бу сумма – 2 мең сумнан, вазыйфадагы затлар­га – 5 мең, юридик затларга 50 мең сумнан башлана, – ди район Башкарма комитетының юри­дик бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.

Рейдка чыккач машинала­рын газонга куйган берничә шо­ферга юлыктык. Кайберәүләре “Әле генә килеп туктадым” дип акланса, икенчеләре аңлатуны да кирәк дип тапмады. Кыш көне үлән тапталмый дисәләр дә, закон бозучы мондый шо­ферлар елның башка фасылын­да да бу гадәтләрен ташламая­чак бит!

– Кайда үлән үскән, кайда юл икәнен абайлап булмый, дип ялгыша шоферлар. Әле ныклап кар да яуганы юк. Күпфатирлы йорт территорияләре – яшел үлән мәйданнары бит инде ул! Җәй буе машиналарын подъ­езд алдында тоттылар. Кыш җиткәч, йортка терәп үк дияр­лек, газонга кертеп куялар. Кыш көне моңа бернәрсә дә булмый дип уйлый кайберәүләр. Алай түгел! Парковкаларның күпме акча түгеп, шул шоферлар өчен ясалганын аңлатыгыз әле! – ди райондашыбыз Галия Ситдый­кова.

Бүгенге көндә машина­ларын газонга куйган өчен 8 шоферга административ беркетмәләр төзелгән. Һәр очрак фото-видео формат­та теркәлеп бара. “Мин түгел ул”, “Машинаны газонга куйга­ным юк” дип акланып та, алда­шып та булмый. Билгеләнгән штрафны түләмәгәндә, эш суд­ка җибәрелә.

– Бу төр хокук бозучыларга кисәтү ясау бөтенләй каралма­ган. Шунда ук штраф салына. Түләнгән штрафлар муници­паль бюджет фондына керәчәк. Газоннарның матурлыгы өчен намуслы хезмәт куйган төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы хезмәтчәннәренең, җирлегебез төзеклеге өчен би­тараф булмаган эшчеләрнең хезмәтенә көлеп карамыйк! Закон кушканча, закон кыса­ларындагы кагыйдәләргә буй­сынып яшик! – ди район Баш­карма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хан­тимеров.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев