Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета-журналлар – гомерлек юлдашларым

Мөслимнән Рафис Хәбибуллин дистәгә якын газета-журнал алдыра. Әбунәче буларак “ТАТМЕДИА” АҖ уйнаткан бүләк уйнатуда да даими катнаша.

“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына язылучылар арасында бүләк уйнату матур гадәткә әйләнде. Мөслимнән Рафис Хәбибуллин бүләк уйнатуда берничә ел катнаша. Һәм өченче тапкыр бүләк ота. 
– “Авыл утлары”на (16+) язылмый калганым юк. Район газетасын үземне белә-белгәннән бирле алдырам һәм укыйм, – ди Рафис абый. – “Көмеш кыңгырау”да (0+) оныгым Лиананың һәм үземнең дә шигырьләребез басылып килә. “Салават күпере” (0+), “Сабантуй” (6+), “Ялкын” (6+) журналларына да оныклар өчен дип язылам. “Сөембикә” (16+), “Идел” (16+), “Сәхнә” (12+), “Чаян” (16+) журналларын һәм тагын берничә газета алдырабыз. 
Шул рәвешле яртыеллык саен 4-5 мең сумлык газета-журнал алдыра Фәнисә һәм Рафис Хәбибуллиннар. Бүләкне дә алар 2020нче елның беренче яртыеллыгы өчен “ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларына иң күп язылучы буларак алды. 
– Бүләк өчен дип түгел, матбугатта үз урыныбыз булсын, дип язылабыз, – ди Рафис абый. – Без – укып үскән буын! Газета-журналлардан башка тормышны күз алдына да китерү кыен. Безнең үрнәктә оныклар да вакытлы матбугат белән кызыксына, укырга ярата. 
Бүген 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу бара. Республика матбугатына өйдән чыкмыйча да язылырга мөмкин. “Татмедиа.ру” сайтындагы (18+) “подписка” бүлегенә керергә кирәк. Үзеңә кирәкле газета-журналларны сайлыйсың, адресатны күрсәтәсең һәм акча күчерәсең. Газета-журналларны үзеңә яздырырга да, якыннарыңа бүләк итәргә дә була. Район газетасына дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. 
20 апрельдән 30 апрельгә кадәр Әбунәче ункөнлеге игълан ителә. Бу чорда вакытлы матбугатка язылганда ташламалар ясалачак. “Авыл утлары” газетасына ярты елгы ташламалы язылу 782 сум 94 тиен тәшкил итә. “Сельские огни” газетасы – 718 сум 8 тиен. Альтернатив подписка – редакциядән килеп алу шарты белән язылу бәясе: 438 сум.

“ТАТМЕДИА” АҖ басмалары

Газеталар: 

“Авыл утлары” (“Сельские огни”) (16+) 
“Көмеш кыңгырау” (0+) 
“Туганайлар” (16+) 
“Казанские ведомости” (16+) 
“Шәhри Казан” (16+) 
“Сувар” (16+) 
“Мәдәни җомга” (16+) 

Журналлар: 
“Сөембикә” (16+) 
“Чаян” (16+) 
“Идел”-“Идель” (16+) 
”Мәгариф” (12+) 
“Казанский медицинский журнал” (16+) 
“Казань” (16+) 
“Ялкын” (6+) 
“Салават күпере” (0+) 
“Казан утлары” (16+) 
“Мәйдан” (16+) 
“Сәхнә” (12+) 
“Татарстан” (16+) 
“Безнең мирас” (16+) 
“Сабантуй” (6+) 
“Гаилә hәм мәктәп” (6+) 
“Аргамак” (12+)

Реклама

Фото – "Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев