Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета бүләк алып килә

Вакытлы матбугатка язылу төгәлләнде. 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына июнь аенда язылучылар арасында бүләк уйнатырга вәгъдә иткән идек. Язылучылар аз булмагандыр. Квитанцияләрен җибәрүчеләр генә санаулы булды. Шушы санаулыларның күпчелеге бүләкләр отты. 

Менә алар: Мөслимнән Йолдыз Әсадуллина (Пятилетка ур., 28), Торыштан Х.Садирова, Ташлыярдан К.Шәйхетдинов, Шуганкадан Ләйсән Абдуллина, Тат.Бүләрдән Рәнисә Мәхмүтова (Дуслык ур., 25), Яңа Сәфәрдән Камил Сәетгәрәев, Вәрәшбаштан Ирхәт Кирамов (Кооператив ур., 2), Тугаштан Зөлфирә Шәйгәрданова (Пушкин ур.,41), Крәш. Шураннан Н.Моратова. 
Хөрмәтле укучыларыбыз! “Авыл утлары”ның тугры юлдашлары булуыгыз өчен рәхмәт! Бүләкләрегезне редакциядән эш көннәрендә килеп алуыгыз сорала. Безнең адрес: Мөслим ав., Пушкин ур., 43 йорт.
Төрле сәбәпләр белән газетага языла алмаган булсагыз, редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз. “Авыл утлары”на альтернатив язылырга мөмкин. Бу очракта сез газетаны редакциядән килеп ала аласыз. Газетабызга урамнары белән язылып, редакциядән чиратлап килеп алучылар бар. “Авыл утлары”на 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен альтернатив подписка бәясе – 438 сум. Авыллардан да  альтернатив подпискага өстенлек бирүчеләр бар. Рус Шуган авыл җирлегендә мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов, авылдашларын яртыеллык саен “Сельские огни”га яздырып, газетаны алып кайтып бирә. Кайбер авыл башлыклары үзләре дә альтернатив подпискага өстенлек бирә. Һәркем үз авылында район газетасына альтернатив подписка оештыра ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев