Газ җиһазларыннан дөрес файдаланыгыз
Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп торырга кирәк.
Газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча гына файдаланырга кирәк. Газ плитәләрен бүлмә җылыту өчен эшләтү катгый тыела.
Газ приборларын эшләткәндә аларны озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый.
Газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләүгә юл куелмаска тиеш.
Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп торырга кирәк.
Ягу мичен, су җылыткычны кабызыр алдыннан төтен юлының тарту көчен тикшерү мөһим. Тарту көче булмаган газ приборларын куллану катгый тыела.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев