Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гайморитны ничек дәваларга?

Иң элек киптерелгән календула чәчәген, үги ана яфрагын һәм чәчәген, сары мәтрүшкә чәчәген һәм яфрагын, шалфей, юкә чәчәген берәр чеметем алып, термоска салыгыз.

Иң элек киптерелгән календула чәчәген, үги ана яфрагын һәм чәчәген, сары мәтрүшкә чәчәген һәм яфрагын, шалфей, юкә чәчәген берәр чеметем алып, термоска салыгыз. Өстенө 2 стакан кайнар су салып, 10-15 минут томалап төнәтегез. 
Авыру кешене аркага яткырып, аның һәрбер борын куышлыгына 1 әр тамчы цикламен тамыры согы тамызыгыз. Ун-унбиш минут узгач, торып борынны сеңгерергә кирәк. Аннары, үлән төнәтмәсен сөзеп, кайнар килеш берьюлы 2 стакан эчеп куегыз. Шул рәвешле җиде көн дәвамында дәваланыгыз. Кирәк очракта дәвалау ысулын 2 айдан соң кабатлагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев