Гасыр давылларын җиңеп
Узган гасыр Рәсәй дәүләте һәм халыклары өчен иҗтимагый-сәяси һәм фаҗигале вакыйга-ларга бай булды. Өермәле-давыллы еллар турында күп китаплар язылды, тарихи эзләнүләр алып барылды. Әмма бу эшнең очы-кырые күренми. Офык кебек: никадәр аңа якынаеп киләм дисәң, ул синнән тагын да ерагая бара.
Газиз әти-әниебезнең күргән-кичергәннәре, тормыш юллары авылдашларыныкыннан берни белән дә аерылмый диярлек. Әтиебез Гайнетдин 1897 елда Ташлыяр авылында күп балалы гаиләдә туа. Аның бала, яшүсмер чаклары ничек узуы безгә мәгълүм түгел, чөнки әтиебез бу турыда сөйләргә яратмый иде. Ул, егет бу-лып җитешкәч, күп кенә авылдашлары кебек большевиклар ягына тартыла башлый. Гражданнар сугышында катнаша. Уралдагы Злотоуст шәһәрен ак чехлардан азат иткәндә җиңелчә яралана. Гражданнар сугышыннан соң әтиебез бөтен көчен авылдашлары белән яңа тормыш ко-руга бирә. Ул 1927 елдан большевиклар сафына кушыла. Колхоз оештыручы, авылның беренче коммунистларының берсе була, озак еллар авыл советы рәисе вазыйфасын башкара. Сәяси белемен арттыру өчен партия кушуы буенча – Алабугада, аннары Казанда политмәктәпләрдә укый. Бөек Ватан сугышы елларында Мөслимдә НКВД бүлегендә хезмәт куя. Әниебез сөйләве буенча район авылларында уполномоченный булып йөргән. Уполномоченныйларның төп вазыйфасы качкыннарны, провокаторларны тоткарлау, халык арасында фронттагы хәлләр турында сәяси-агарту эшләре алып бару, колхоз җитәкчелеге белән берлектә колхозчыларны дәүләт планнарын үтәүгә, фронтка ярдәм итүгә туплаудан гыйбарәт була.Әтиебез өйгә кайткан араларда авыллардагы хәлләр, халыкның тормыш-көнкүреше турында сөйли торган булган. “Әле безнең балаларның өстендә ямаулы булса да кием шикелле әйбер бар. Авылларда яшь балалар ягылмаган өйдә сарык, кәҗә бәрәннәре белән салам өстендә ялангач йоклый. Андыйлар бик кызганыч. Колхоз рәисенә ирләре һәлак булганнарның һәм фронттагыларның хатыннары балалары өчен кесәләрендә арыш, бодай, башка бөртекле ашлык алып кайтсыннар дип киңәш иттем әле. Балаларны саклап калыр-га кирәк бит”, – дип сөйләгән. Сугыш чоры кануннарының кырыс булганын без дә ишетеп белә идек. Әтиебез сөйләгәннәрнең хаклыгын дәлилләүче бер вакыйга мине тагын да тетрәндерде. Җитмешенче еллар башы. Минзәләдәге туганнарга баргач, Роберт исемле туганым аэропортка озата килде. Сөйләшкәндә “Мөслим” сүзен еш кулланганбыздыр, күрәсең. Безнең янда гына утырган бер ир-ат яныбызга килде дә:
– Егетләр, кайсыгыз Мөслимнән буласыз? – дип сорады.
– Мин, – дидем.
– Сөләйманов фамилияле кешене беләсеңме?
– Беләм, мин – аның улы, – дидем. Әтинең нәкъ шул Сөләйманов булуы ачыклангач, минем кулларымны тотты да:
– Энем, әтиегез сугыш вакытында безне ачлыктан алып калды. Без аңа гомер буе рәхмәтле, – диде.Ул кешенең исемен дә, кайсы авылдан булуын да сорамаганмын. Әтиебез ул вакытта вафат иде. Халыкның НКВД вәкилләреннән куркып яшәве мәгълүм. Әмма арасында иманын саклаган, намуслы, вөҗданлы кешеләр дә булган. Әтиебез дә шундыйлардан булган: балалар, яшүсмерләр турында кайгырткан. Андый батыр йөрәкле кешеләрне авыл халкы да сатмаган. Минзәлә аэропортында булган очрашудан соң миндә әтием белән горурлану хисләре тагын да көчәйде. Әтиебез бакыйлыкка күчкәндә кайсыбыз мәктәптә, кайсыбыз һөнәри уку йортларында белем ала идек. Дүрт бала әниебез җилкәсенә калдык. Ул, мәрхүмәкәем, ничекләр үстерде икән безне?! Әле бит барыбызга да югары белем алырга да булышты. Аның тырышлыклары белән Флера һәм Роза – югары белемле табиблар, Зенит агроном булдылар. Мин – инженер, су транспорты белгече, доцент, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәләренә ирештем.
Илдар Сөләйманов.
Ташлыяр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев