Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаризасыз рәсмиләштерелә

Инвалидларга инвалид, балаларга айлык акчалата түләүне (ЕДВ) рәсмиләштерү өчен бу категория гражданнар гариза бирергә тиеш түгел. Рәсмиләштерү белән Россия Пенсия фондының территориаль органнары шөгыльләнә. 

– Түләү Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары нигезендә 10 көн эчендә Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә. Айлык акчалата түләү кеше инвалид яки инвалид бала дип танылган вакыттан билгеләнә, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Әлеге кешегә бердәм дәүләт хезмәтләре порталында, электрон почта яки смс аша айлык акчалата түләү билгеләнү турында хәбәр итәчәкләр.
Хәбәрне алганнан соң түләүләрне илтеп тапшыру турында гариза язарга кирәк. Гаризаны дистанцион да тутырып була,  дип хәбәр итәләр Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәтеннән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев