Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаризасыз гына

Пенсия фонды инвалидларга пенсияне гариза бирүдән башка 2021нче елның 1 мартына кадәр озайтачак.

Инвалидлыкны билгеләү һәм озайтуның вакытлыча тәртибе 2020нче елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр гамәлдә иде. Аның нигезендә бөтен процедура медицина учреждениесе документлары нигезендә башкарылды, инвалидның медицина-социаль экспертиза бюросына килүе мәҗбүри түгел иде. Әлеге процедураны хөкүмәт 2021нче елның 1 мартына кадәр озайтты. 
– Инвалидлык буенча пенсияне озайту өчен гражданнарга медицина-социаль экспертиза бюросына да, пенсия бүлегенә дә килергә кирәк түгел. Вакытлыча гадиләштерелгән тәртип буенча медицина-социаль экспертизасы органнары пенсия бүлегенә тиешле бөтен мәгълүматны бирә. Инвалидлык бетү датасыннан аның вакыты, пенсиягә һәм башка түләүләргә хокук та автомат рәвештә ярты елга озайтыла, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева. 
Бу тәртип элек билгеләнгән инвалидлык төркемен озайтуга да кагыла. Инвалидлыкны озайту 2020нче елның 2 октябреннән 18 яшь тулган инвалид балага кагылса, медицина-социаль экспертиза нәтиҗәсе нигезендә аңа инвалидлык төркеме читтән торып билгеләнә. 
Инвалидлык беренче тапкыр билгеләнгәндә, медицина-социаль экспертиза органнарыннан мәгълүмат алганнан соң, пенсия бүлеге белгечләре гражданин белән элемтәгә керәчәк һәм пенсия билгеләү турындагы гаризаны шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша бирү турында әйтәчәк. Инвалидлык буенча пенсия билгеләүгә рөхсәтне телефон аша да бирергә була. “Пенсияне китерү өчен гаризаны почта аша яисә шәхсән үзең тапшырырга мөмкин”, ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте белгечләре. 
Моннан тыш август аеннан ук пенсия фонды инвалидларга һәм инвалид балаларга ай саен бирелүче акчалата түләүләрне дә гариза тапшырмыйча гына билгели. Билгеләнгән пенсия һәм айлык акчалата түләүләр турында белдерү дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка җибәрелә. Мәгълүмат белән Инвалидларның федераль реестрындагы шәхси кабинетта да танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев