(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Нидерланд медицина хезмәткәрләре йөкле хатыннар канын ир-атларга салу куркыныч дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта " РИА Новости" "JAMA" журналында басылган тикшеренүгә нигезләнеп яза.
Тикшеренүләр 2005тән 2015 елга кадәр 30 мең пациент арасында алып барылган. Статистикадан күренгәнчә, ир-атларга йөкле хатыннар донор булган очракларда ир-атларның үлеме шактый еш булуы ачыкланган.
Галимнәр карындагы баланы саклаучы тәнчекләр ир-атларда көчле респиратор дистресс-синдром - үпкәләр ялкынсынуын китереп чыгара һәм ул үлемгә китерә, дип җиткерә.
Ышанычлы нәтиҗәләр алу өчен өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк, дип җиткерә белгечләр.
Нет комментариев