Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләләре белән фермерлар

Терлекчелек буенча фермерлык юнәлешендә эшләүчеләр арасында Калимуллиннар фамилиясе әле яңа исем. Тойгелде авылында яшәүче әлеге гаиләдә берюлы өч фермер: Мөдәрис, киленнәре Гөлгенә һәм уллары Руслан Кәлимуллиннар.

Кәлимуллиннар моннан өч ел элек, 1 гектар җир алып, эш башлаганнар. Чүп үләннәре үсеп утырган бу мәйданда бүген тулы бер комплекс калкып чыккан. Ихатада савым сыерлар һәм симертү бозаулары тәрбияләү өчен ике олы торак төзелгән, малларны тышта йөртү өчен карда һәм сыерларны саву өчен өстәмә зал ясалган, ихата профнастил белән әйләндереп алынган. Әлеге төзелеш эшләрен Кәлимуллиннар 2018 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә катнашып откан 3 млн сум грант һәм 1,5 млн сумнан артык шәхси средстволары хисабына башкарганнар.

– Бүген хуҗалыгыбызда 20 савым сыер һәм 50 “Герефорт” токымлы бозаулар тәрбиялибез. Бу токым бозаулар тиз үсеш бирәләр һәм аларда итнең чыгышы 65-70 процент тәшкил итә. Бүген хуҗалыгыбыздагы бозаулар көн саен уртача 1000 грамм үсеш бирәләр. Алар тәүлек дәвамында ашыйлар. Чөнки бәйдә тормыйлар һәм көн дәвамында һавада йөриләр. Утарда печән һәм салам беркайчан өзелми. Рационда каралган фураж һәм сенаж да тиешле күләмдә бирелә, өстәмә минераллар, витаминнар җитәрлек, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Мөдәррис Кәлимуллин.

Кышлату чорына терлекләргә азык төрлесеннән һәм җитәрлек күләмдә әзерләнгән.

– 70 гектар җиребез бар, анда печән үстерәбез. Салам һәм ашлыкны шушы ук җирлектә игенчелек юнәлешендә эшләүче фермер Рамил Әюповтан алабыз. Өч йөз тонна сенаж да салдык, аны да терлекләребез бик яратып ашыйлар. Үзебез әзерләгәч, сыйфаты да яхшы, туклыклы матдәләре дә җитәрлек, – ди сөтчелек тармагы буенча фермер Руслан Кәлимуллин.

Калимуллиннар көнгә 150 килограмм сөт җитештерәләр. Әлегә ташланган сыерлары күп. Алар бозаулагач, сөт саву тагын артыр дип көтәләр. Төп көтүгә керәчәк 8 буаз таналары да шушы көннәрдә бозаулый башлаячак. Биредә сыерлар бары тик ясалма орлыкландыру ысулы белән генә каплатыла:

– Бу чара, беренчедән, төрле йогышлы авырулардан саклый. Икенчедән, ясалма орлыкландыру терлекләрнең продуктлылыгын арттырырга ярдәм итә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Илгиз Бәширов.

Сөтне Башкортостанның Илеш районына озатсалар, итне шәхси гражданнар сатып ала икән. Кафеларга тапшыралар һәм ярминкәләрдә дә саталар. Машина-тракторлары һәм җир эшкәртү өчен тагылма кораллары барысы да бар хуҗалыкта. Өч авылдашларын эш белән тәэмин иткән алар. Киләчәккә дә планнары бар Кәлимуллиннарның:

– ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән программада катнашып, “Герефорт” токымлы 50 баш тана алырга уйлыйбыз. Әлеге таналар савылмый, ә бозаулары имеп үсә. Яхшы сыйфатлы ит җитештерү өчен кулай бу ысул. Бу юнәлештә эш уңышлы гына дәвам итсә, бәлки киләчәктә колбаса ясау өчен кече завод та ясарга туры килер. Иң мөһиме безне аңлаучы, һәр башлангычны хуплап кабул итүче район җитәкчелеге бар. Министрлыкта да бик теләп ярдәм итәләр. Фермерларга карата дәүләт ярдәме һәм аңлау булганда эшләргә була, – ди алар.

“Генерал булырга хыялланмаган солдат солдат түгел”, – диләр. Иң мөһиме эшләргә теләкләре, киләчәкккә матур планнары бар Кәлимуллиннарның. Әлеге матур уй-ниятләрен тормышка ашыруда уңышлар телибез.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев