“Гаиләбез белән укыйбыз”
Компьютер һәм телефоннар алдында башланып киткән дүртенче чирекнең бүген икенче атнасы бара.
Укуларга онлайн платформада гына түгел, социаль челтәрләр, мессенджерлар, электрон почта аша да кушылу мөмкинлеге бар. Бу бик яхшы, әлбәттә! Бөтен кешенең дә өендә компьютер, ноутбук булмаска мөмкин. Ә кәрәзле телефон һәркемнең кулында бит хәзер.
– Бүген районда барлыгы 2164 укучы дистанцион белем ала. Беренче көннәрдә укучыларга да авыр булгандыр, интернетка да зур йөкләнеш булды. Ләкин хәзер авырлыклар юк дип беләм. Район мәгариф бүлеге төзегән график буенча онлайн-дәресләр билгеләнгән тәртиптә үтә. Кайбер гаиләләрдә мәктәп яшендәге берничә бала бар. Аларның дәресләре бер вакытка туры килмәсен өчен, бөтен нечкәлекләр дә өйрәнелеп, дәресләр расписаниесе эшләнде. Бу мәсьәләдә проблемалар юк дип беләм, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.
– Оныгым Камил дүртенче класста укый. Дистанцион уку балага җиңел түгел. Үзем лаеклы ялдагы укытучы буларак әйтәм әлеге сүзләрне. Миңа калса, укучыга, укытучыны күреп, белмәгән-аңламаган әйберләрен сорау мөмкинлеге булганда уңайлырак. Көн дәвамында әзерләнәбез. Интернет та, кәрәзле телефон да куллана оныгым. Бөтен кешенең дә әбиләре укытучы да түгел, өйдә генә дә утырмый. Күпләрнең эше кичектергесез хезмәтләр белән бәйле. Өйдә үзе генә калып, онлайн-дәресләрне эшләгән укучыга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Изоляция режимы озакка бармасын иде, – ди мәгариф ветераны Рәзинә Исламова.
Укучыларның күбесе дистанцион укудан инде арый да башлаган. Тизрәк дуслары белән күрешәселәре килә, бер-берсен сагынуларын әйтәләр.
– Мәктәптә укып йөргәндә классташыңның никадәр кадерле булуын аңлап бетермисең икән ул. Озакка сузылган каникуллар һәм өйдә торып укудан соң бер-беребезне бик сагынуыбызны аңладык. Телефон аша аралашабыз, онлайн-дәресләр эшлибез. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Дистанцион укуның уңайлы ягы – йөгерә-йөгерә мәктәпкә барасы юк, – ди Мөслим гимназиясенең 7 класс укучысы Эльвина Хәмидуллина.
Онлайн-дәресләргә кушылганда кайберәүләр өзеклекләр булуын да әйтә. Алары да булыр инде. Чөнки укучылар дәресләрне төрле программалар белән эшли. Монда провайдерлардан да шактый күп нәрсә тора. Интернет тизлеге өчен алар җаваплы.
– Бу яңалыктан укучыларга караганда әти-әниләр куркып калды. Балалар укып китә алырмы, нәрсәнедер аңламаган очракта, кабат сорау бирә алырлармы, укытучы җиренә җиткереп аңлатырмы, дип уйладык. Күрәбез: балалар тырыша. Дистанцион уку безне дә тәртипкә өйрәтә икән, – ди Мөслимдә яшәүче Гөлзирә Рәхимуллина.
Лилия Шәймиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев