Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә һәм мәктәп: бер юнәлештәге караш

Лицей коллективы ата-аналар университетының чираттагы занятиесен район мәдәният йортында үткәрде.

Җыелышка килүчеләр өчен фойеда укучыларның кул эшләреннән күргәзмә, электрон стендта лицей эшчәнлеге турындагы презентация эшләде.
 Лицей директоры Лилия Хәбибуллина  чыгышында  узган уку елындагы эшчәнлеккә анализ ясады. 
– Уку елының соңгы өч ае пандемиягә бәйле  рәвештә, сыйфатны югалтмыйча, яңа белем  бирү  системасын  тиз арада үзләштерүне таләп итте, – диде ул. – Дәресләр, сыйныф сәгатьләре төрле укыту платформаларына күчте.  Ата-аналар белән эшләү дә дистанцион алып барылды. 
Тугызынчы сыйныф укучылары, төп дәүләт имтиханын тапшырудан азат ителеп, аттестатларны еллык йомгаклау билгеләре нигезендә алды.  Бердәм  дәүләт  имтиханнары тәртибе дә үзгәрде. Югары уку йортына керергә планлаштырмаган укучылар өчен имтихан тапшырмыйча аттестат алу мөмкинлеге булдырылды. Имтихан тапшыручылар  арасында  аерым фәннәрдән нәтиҗәләр республиканыкыннан  югарырак. Чыгарылыш сыйныфлардан сигез укучы “Укудагы аеруча яхшы уңышлары өчен” медаленә һәм аерым үрнәктәге аттестатка ия булды.
 Бу уку елында лицейда 24 класс-комплекттагы 521 баланы 46 педагог укыта һәм тәрбия бирә. 11 сыйныфны химия-биология профиле буенча 17 укучы тәмамлаячак. Тугызынчы сыйныфтагы 47 укучының 24е  укуын 10  сыйныфта дәвам итәчәк, 11 укучы  Мөслим  политехника техникумына керергә теләк белдергән, 12се якын-тирә шәһәрләрдәге  төрле махсус уку йортларын сайлаган. 
– Бу яртыеллыкта сыйфат өлгереше 7 берәмлеккә кимеде, – дип борчылуын белдерде директор. – Әлеге күрсәткечкә сәбәпсез  яисә  сәбәп  белән дәрес  калдыру  да  йогынты ясый.
 3-11 сыйныф укучылары өчен 26 фәннән мәктәп фән олимпиадалары үтте. Муниципаль этапта лицейлыларның 36сы –җиңүче, 153е призлы урын иясе булды. “Республика этабында  район  укучылары  яулаган  32  призлы  урынның 20се – безнең укучыларныкы, дип,  горурланып әйтте лицей җитәкчесе. Бу урында залда утыручылар  хөрмәт  һәм  соклану билгесе буларак призер укучыларның әти-әниләренә алкышлар бүләк итте. 
Лицейдагы 17  өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә 265 укучы шөгыльләнә. “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлештә белем бирү бирү үзәге, финанс грамоталылыгы, гаилә белеме һ. б. түгәрәкләр эшли.
 Мәктәп теоретик нигезләрне төшендерсә, төп  тәрбия  гаиләдә  бирелә. Кулга-кул тотынып эшләгәндә генә һәрьяклап камил шәхес  тәрбияләп була.  Лицей укучыларының әтиәниләре  гаилә  тәрбиясенең уңай нәтиҗәләре белән даими уртаклашалар, конкурсларда, акцияләрдә актив катнашалар, спорт  һәм  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар.  Лилия  Хәбибуллина кадрлар, техник җиһазлау мәсьәләләренә дә тукталды. 
Укучылар үзидарәсе президенты Алина Әминова әтиәниләргә  балалары  әйтергә теләгәнне җиткерде. 
– Сәләтебезне  ачуда  безгә ирек бирүдән курыкмагыз. Төрле  түгәрәкләргә йөрү,  конкурс-олимпиадаларда катнашу безгә үз-үзебезгә ышаныч бирә, авырлыклар  чыныктыра. Кирәк вакытта безгә карата таләпчән дә булыгыз. Эшләтәләр дип тә борчылмагыз. Эшебез лицей, район өчен булса, өйрәнгәнебез үзебез өчен. Буш вакытта компьютер, телефонда утыруга караганда бу яхшырактыр да, – диде лицей тормышында һәм фән бәйгеләрендә актив катнашучы кыз. 
 Тәрбия эшендә буыннар бәйләнешенең мөһимлеге хакында лицей укучысының әбисе Миләүшә Гәрәева сөйләде. 
“Лицей коллективының ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булулары аларның эшчәнлекләрендә, ирешкән уңышларында ачык күренә”, – диде университет эшендә катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдертдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев