Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә көне уңаеннан

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе "Кош - канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле" исеме астында төрле чаралар уздырды.

Укучыларның нәселендә булган борынгы истәлекләрен барлау, аларны саклау максатыннан мәктәптә "Гаиләмдәге иң кадерле ядкәр" акциясе старт алды. Әти-әниләр белән берлектә укучылар аларның тарихын өйрәнә башладылар. Араларында шаккатмалы көнкүреш әйберләре, кием, бизәнү, чигү, фотосурәт h.б. бар.

1-4 нче сыйныф укучылары асфальтка төсле меллар белән hәркайсы үзенең гаилә символын төшерергә ашыкты, мәгънәсен аңлатты. 5-7 нче сыйныфлар Гаилә көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләштеләр. Укучыларның hәркайсы гаиләдә булган күңелле мизгелләре, истә калган вакыйгалары белән уртаклаштылар.
6 нчы а сыйныфы укучылары әти-әниләр белән "Кояшлы Ык" ял зонасында саф hавада булып, хәрәкәтле уеннарда күңел ачтылар, велосипедта йөрделәр.

Югары сыйныф укучылары "Гаиләнең барлыкка килүе", "Гаилә бәхете - ил бәхете" исемле темаларга әңгәмә кордылар, гаилә традицияләре, әби-бабай тәрбиясе турында фикер алыштылар. Шулай ук гаиләнең җәмгыятьтә иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәк икәне, гаиләнең төп бурычлары аңлатылды. Югары сыйныф укучылары сөюне саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәтне, туган илне сөйгән ул-кызлар тәрбияләү hәр кешенең изге бурычы икәненә төшенде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев