Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә архивлары кабул ителә

Гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар элемтәсен ныгытуда булышу максатында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Гаилә архивын тапшыр” республика конкурсы игълан ителде.

Конкурста катнашу ирекле һәм бушлай. Конкурска республика тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә. Фото-, видео-, фонодокументлар тапшырырга була. Гаиләнең кыскача тарихын, гаилә әгъзаларының, шул исәптән хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлеге хакында рус һәм татар телләрендә  язарга була. Конкурста җиңүчеләргә 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк тә каралган. Җиңүчеләрнең гаилә архивы документларының төп нөсхәләре республика дәүләт архивында сакланачак һәм ТР Архив фондына кертеләчәк. Конкурста катнашкан һәркемгә электрон сертификатлар  тапшырылачак. Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев