Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаебен таныган

33 яшьлек ир-ат суд кар­шына басачак. Ул спиртлы эчемлекләр кулланган ки­леш кабат автомобиль белән идарә итүдә гаепләнә.

Район прокуратурасы 33 яшьлек райондашыбызга ка­рата гаепләү актын хуплады. Әлеге ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә. Ягъни ул транспорт чарасы белән спирт­лы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә иткән өчен элек адми­нистратив җаваплылыкка тар­тылган булган.

– Дознание версиясе буенча 2021нче елның 29 ноябрендә 16 сәгать 10 минут тирәсендә ир-егет спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә ВАЗ-21124 автомобиленә утыра. Ул Мөслим авылының Красноар­мейская урамыннан “Ләйсән” балалар бакчасына юнәлә. Һәм аны юл хәрәкәте иминлеге ин­спекциясе хезмәткәрләре тук­тата. Медицина тикшерүе ба­рышында ир-атның исерек бу­луы ачыклана. Ул сулап чыгар­ган һавада этил спирты 1,463 мг/л тәшкил итә, – ди район прокуроры урынбасары Ли­нар Әскаров.

Тикшерү барышында ир- ат үз гаебен тулысынча таный, тәүбә итә.

Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим район судында карау стадиясендә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасын­нан.

Мөнирә Арсланова.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев