Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гади һәм җайлы

Мобиль пенсия бүлеге – синең смартфонда.

Телефоныгыздагы Россия Пенсия фондының мобиль кушымтасында сез үзегезнең эш стажыгыз һәм эшләгән һәр ел өчен исәпләнгән пенсия баллары саны турында белә алачаксыз, дип хәбәр итәләр Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәтеннән. Эш бирүчегезне контрольдә тотачаксыз. Эш бирүче сезгә иминият взносларын күчерәме һәм күпме күләмдә күчерә – сез бу хакта белеп торачаксыз.

Пенсия тупланмалары турындагы мәгълүмат: аларның гомуми күләме, инвестицияләрне исәпкә алган күләм –   һәрвакыт кул астыгызда булачак. Мобиль кушымта ярдәмендә пенсия бүлегенә чиратка язылырга, мөрәҗәгать җибәрергә, кирәкле документларны соратырга мөмкин, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Пенсия калькуляторын файдаланып, үзеңнең булачак пенсияңне, шулай ук пенсия балларын исәпләргә мөмкин. Пенсионерлар пенсияләрен индексацияләү турындагы мәгълүматны белә ала. Әгәр сез эшләүче пенсионер икән, лаеклы ялга чыгу вакытын чикергәч, пенсиягезнең ничек артуын белә алачаксыз.

 

Әниләр өчен ана капиталы турындагы мәгълүмат бар, диләр пенсия бүлеге белгечләре. 

Мөнирә Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев