Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гади бәхет

Йөзен балкытып елмайганда барлыкка килгән гомер җыерчыкларыннан, шул елмаю арасында сиңа сынап караган акыллы коңгырт күзләрдән ягымлылык катыш кырыслык, таләпчәнлек чаткылары сирпелә. Шушы җитди битлек астында һәркемнең борчуын сыйдыра алган мәрхәмәтле кайнар йөрәк, бар җиһанны сыйдырырлык киң күңел...

Ярый әле кайнар йөрәк янында тормышка аек карый торган салкын акыл бар. Киләчәккә төбәлгән карашы ышанычлы, адымнары ныклы аның... Шулай кирәк. Чөнки ул – җитәкче... 
Бу дөньяга тыйнак бәхет өчен килгән Ирек Салихҗанов турында сүзебез. Моннан биш ел элек үзенең юбилеенда «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исеме» бирелү уңаеннан котлауларны тыйнак кына кабул итте ул. Гомеренең 38 елын мәдәнияткә багышлаган, һәрвакыт актив тормыш позициясе белән яшәүче Ирек Салихҗанов 1 мартта 55нче гомер язын каршылый... Ир-ат өчен күпме соң ул 55 ел гомер? Бик аздыр, мөгаен! Ә бит шушы еллар эчендә бик күпләр сокланырлык үрнәк гомер юлы үтелгән. Елгабаш авылында Нәзирә апа белән Фаяз абый гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Ирек – бүгенге көндә районда зур авторитет яулаган шәхес. Балачагы, яшьлек еллары инде күптән артта калган. Ватан алдындагы бурычын Германиядә үк үтәп кайткан. Холкындагы ныклык, төгәллек, тәртип ярату кебек сыйфатлар да әллә шул армиядә хезмәт иткәндә формалашканмы? 
Солдаттан кайткач, Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала ул. Симәк мәдәният йортында директор булып хезмәт иткән чорда ул үзен сәләтле, компетентлы, җаваплы җитәкче итеп таныта. Озак та үтми район мәдәният йортында – методист, аннары директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүгенге көндә ул район Башкарма комитетының мәдәният бүлеген җитәкли. Тәртип яратучы төгәл һәм таләпчән җитәкчебез кул астында эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. Мәдәният тармагында эшләүчеләр, иҗат кешеләре буларак, үзенчәлекле характерга ия. Шуны истә тотып, һәр хезмәткәргә аерым “подходы” бар аның. Үтенеч белән керүчеләрне беркайчан да кире бормый, һәркемгә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Рухи ныклык, сабырлык, максатчанлык, тәвәкәллек, үҗәтлек кебек матур сыйфатлар да бизи Ирек Фаязовичны. 
Ирек Салихҗанов идарә иткән елларда район мәдәният өлкәсенең матди-техник базасы ныгыды, авыл җирлекләрендә халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүнең сыйфаты артты. Күптән түгел генә оешуына карамастан, ул җитәкләгән “Ык буйлары” җыр һәм бию халык ансамбле бүген районыбызның йөзек кашына әйләнде. Гомумән, районда бию, театр сәнгате, фольклор ансамбльләр үсеш юлында. Бүгенге көндә Мөслимебездә дүрт халык театрының, дүрт фольклор ансамбленең, бер җыр һәм бию ансамбленең гөрләп эшләве шул хакта сөйли. Район тормышының һәрвакыт үзәгендә кайнаган мәдәният хезмәткәрләренең югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясавында аның да өлеше зур. Һәр уңышның нигезендә тырышлык, үз-үзеңне күпмедер корбан итү, сабырлык ятуын аңлый җитәкче. Ирек Салихҗанов моны үз мисалында исбат итте. Аның күпьеллык фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнде. Район мәдәният бүлегенең, район башлыгының, ТР Мәдәният министрлыгы профсоюз комитетының, ТР фәнни-методик үзәгенең Мактау грамоталары, ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге уңышлары” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, РФ Мәдәният министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Ирек Салихҗанов бүгенге көндә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемне горур йөртә. Ирек Салихҗанов әлеге хөрмәт һәм дәрәҗәләргә фәкать үз тырышлыгы, таләпчәнлеге, тормышка, кешеләргә булган мәхәббәте нәтиҗәсендә ирешкән, дияр идем. 
Ирек Фаязович – төпле гаилә башлыгы да. Хәләле Дилбәр белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Дилбәр Салихҗанова 30 елга якын балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә белем бирә. Икесенең дә мәдәният өлкәсендә эшләве бер-берсен аңларга ярдәм итә. Уллары Динар – Казан дәүләт медицина университетында, Ильвина Мөслим урта мәктәбендә укый. Икесе дә әти-әниләре кебек сәнгатьне яраталар, “Ык буйлары” җыр һәм бию халык ансамбле составындагы чыгышлары белән тамашачы күңелен яулыйлар. 
Тыйнак бәхет өчен тагын ни кирәк соң?! Яраткан һөнәрен яшәү рәвешенә әйләндергән Ирек Фаязовичка киләчәктә дә биек үрләр яулап яшәрлек көч, рухи ныклык, сәламәтлек насыйп итсен Ходай!

Айгөл Хәйруллина. 
Мөслим. 
Равил Тимкин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев