Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габидуллиннар президент янында кунак булды

Баланлы авылында гомер итүче Рәзинә һәм Илһам Габидуллиннарны җирлегебездә терлекчелек белән шөгылләнүче эшмәкәрләр буларак беләләр. Гаиләләре белән бизнеска кереп киткән Габидуллиннарны быел Президент белән очрашуга чакырдылар.

Баланлы авылында гомер итүче Рәзинә һәм Илһам Габидуллиннарны җирлегебездә терлекчелек белән шөгылләнүче эшмәкәрләр буларак беләләр. Гаиләләре белән бизнеска кереп киткән Габидуллиннарны быел Президент белән очрашуга чакырдылар. (Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең республикабызның үрнәк гаиләләрен җыеп кунак итүе турында һәркемгә мәгълүмдер.) Рәзинә белән Илһам – уңыышлы эшләүче эшмәкәрләр буларак кына түгел, балаларына хезмәт тәрбиясе бирүләре, матур тормышлары белән дә үрнәк.

Гаилә фермаларын 2011 елда ачкан Габидуллиннар эшләренең табышлы һәм башкаларга да файдалы булуын ул вакытта уйлап та бетермәгәннәрдер, бәлки. Бүген фермаларында 100 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 30ы – савым сыерлары.

– Көтмәгәндә-уйламаганда тотындык без бу эшкә. Тормыш иптәшемне район үзәгенә җыелышка чакырдылар. Эшмәкәрләр өчен узган әлеге җыелыштан Илһам канатланып кайтты. Ул вакытта ихатабызда, күп булмаса да, сыерлар тота идек. “Гаилә фермасы төзик әле, Рәзинә. Бик отышлы программа тәкъдим итәләр”, – диде ул. Башта куркып калдым: барып чыгармы? Ләкин икебезнең тырышлык белән барысы да килеп чыкты. Хәтта авырлыклар да очрамады, дияргә була, – дип искә ала бүген Рәзинә апа.

Гаилә, тәвәкәлләп, банктан кредит ала. Ул акчага ферма төзелә һәм терлекләр алына. Кирәкле җиһазлар да шушы суммага керә. Соңрак тагын дәүләт программасы буенча техника ала Габидуллиннар. Җитештерелгән продукциягә бүген сорау зурдан. Сөт-каймагын, эремчеген, кортын үзебезнең җирлектә генә түгел, якын шәһәрләрдә дә бик теләп сатып алалар.

– Сатып алучыга үз продукцияңне мәҗбүри тәкъдим итеп, мәҗбүри сатып булмый. Сан артыннан кумыйча, сыйфат өчен дип эшлибез. Райондашларыбызның без җитештергән ризыкны яратып сатып алулары – безнең эшкә иң зур бәя, – ди Илһам абый.

Габидуллиннарның гаилә фермасында төп ярдәмчеләре – балалар дисәк, хата булмас. Өч кызлары Яр Чаллыдагы һәм Казандагы уку йортларында белем ала. Ялга кайткан арада әти-әниләренә булышалар, киңәшләрен бирәләр хәтта.

– Башта без сөт кенә саттык. Кызларыбыз әтиләренә: “Сөт күләме дә артып тора. Ә нигә безгә эремчек, корт та ясап сатмаска?! Отышлырак та булыр иде”, – дип тәкъдим ясады. Бу идеяне хупламый мөмкин түгел иде. “Безнең өчен һаман кечкенә булып тоелган балаларыбыз олыларча фикер йөртәләр икән бит!” – дип сөенеп тә, горурланып та куйдык, – ди Габидуллиннар. 

– 27 августта Татарстан Президенты белән очрашуга барасыбызны әйткәч, аптырап куйдык, көтелмәгәндә булды, –  ди Рәзинә апа.

Башкаланың Гаилә үзәгендә узган очрашуда бу көнне республиканың шәһәр һәм районнарыннан 50 пар җыелды. Кремльдә мул табын артында дәвам иткән чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

– Сезнең кебек гаиләләр – илебезнең киләчәге. Халык җитештергән продукция сыйфатлы була, дип юкка гына әйтмиләр. Гаилә бизнесыгыз тагын да киңәйсен, сезгә уңышлар телим, – дип Рөстәм Миңнеханов аларга истәлек бүләге һәм чәчәкләр тапшыра.

Республика Президенты һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым оештырган бәйрәмдә катнашу бәхете елмайган Габидуллиннар очрашудан бик канәгать булып, яңа идеяләр белән кайтты. Киләчәктә алар үз эшләренә яңа технологияләр кертергә, терлекләр санын арттырырга уйлыйлар.

– Гаилә фермасы төзү, үз эшең белән шөгыльләнү – балаларга хезмәт тәрбиясе дә ул, дияр идем. Балаларга “моны эшләгез, тегене эшләгез!” дип боерып кына, эш кушып кына булмый. Әти-әнисенең шушы эш белән әвәрә килеп, үзләренең дә көннәре хезмәттә узган балалар киләчәктә югалып калмыйлар. Эш рәтен дә, эш төрен дә белгән чын кешеләр булып үсәләр, – ди Илһам абый.

Габидуллиннар балаларының кеше хакына кермәүләрен, кеше алдамауларын, саф күңелле, намуслы булып үсүләрен тели.

– Яшерен түгел, кайберәүләр, хөкүмәткә сөт тапшырам дип, сыйфатка игътибар биреп бетерми. Ә сыйфат беренче урында булырга тиеш! Сыйфатлы продукция җитештерү, үз эшеңне намус белән башкару, халык белән үзара аңлашып эшләү мөһимлеге дә нәкъ менә әти-әни биргән тәрбиядә ачык чагыла, – ди Рәзинә апа.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев