Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә ата-аналар университеты узды.ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә район мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең ата-аналар университеты булды.

“Баланың рухи сәламәтлеге сагында ата-ана һәм мәктәп бердәмлеге” дигән тема астында узган сөйләшүдә укытучылар, ата-аналар һәм район җитәкчелеге катнашты. Мәктәп директоры Илзир Мадъяров укыту-тәрбия эшчәнлегенә анализ ясады. Мәктәп психологы Ләйсән Хәлиуллина үз чыгышында балаларны интернет челтәрендәге куркыныч төркемнәр йогынтысыннан саклау кирәклеген ассызыклады. Мөслим районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла гаиләдә әхлак нормаларын тәрбияләү турында вәгазь сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенаң социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова йомгаклау сүзе белән чыкты.  

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев