Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәвәристән – пылау

Пылау – иң тәмле һәм туклыклы ризыкларның берсе. Аны һәр милләт үзенчә әзерли. Яңа Сәфәр авылында гомер итүче Фәвәрис Мирзаһитов пылау рецепты белән уртаклаша.

Кирәкле ингредиентлар: ярты килодан аз гына күбрәк сарык ите, 2-2,5 стакан дөге, уртача зурлыктагы ике кишер, өч суган, бер баш сарымсак, алты аш кашыгы үсемлек мае. Тәмләткечләр өчен ярты чәй калагы төелгән чили борычы, 1-2 аш кашыгы барбарис, 1 чеметем төелгән имбир һәм кардамон, зира белән кумин да кирәк була. Әлеге тәмләткечләр пылауга искиткеч хуш ис һәм тәм бирә.

Әзерләү тәртибе. Казанда үсемлек маен кыздырабыз. Ул арада озынча итеп кишер һәм суганны турыйбыз һәм казанга (кызган майга) салабыз. Артык зур булмаган кисәкләргә туралган итне дә, казанга салып, болгатабыз һәм капкачын ябабыз. Тәмләткечләрне ит пешеп чыгар алдыннан салсаң, яхшы. Пешеп чыккан ит өстенә юылган дөгене салабыз. Болгатырга кирәкми. Тоз сибәбез дә, дөгене капларлык итеп су салабыз. Әкрен утта пешерәбез. Дөге суны сеңдереп бетергәч, булачак пылауга, берничә кисәккә бүлеп, сарымсак салабыз. Дөге пешеп чыкканчы, берничә урынга тишемнәр ясап кайнаган су салырга кирәк. Табынга чыгарыр алдыннан пылауны яхшылап болгатабыз.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев