Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Футбол – гаделләр уены

7-8 апрель көннәрендә Актанышта 2007-2008 елгы үсмер егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан кубогына финал ярышлары булып узды.

Бу ярышларда "Яшьлек" спорткомплексында шөгыльләнүче Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укучы егетләреннән торган "Мирас" командасы катнашып, район данын яклады.

Финалда 12 команда чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Мирас" командасы "Кечкенә Кубокка" ия булды: 2 нче урынны яулады.
- Булдырдыгыз, афәрин, егетләр! Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз. Укуыгызда уңышлар телим, тәүфыйклы балалар булып үсегез. Әти-әниләргә зур рәхмәтемне җиткерәм, ди тренерлары Илфат Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев