Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Футбол – гаделләр уены

14 август көнне “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Дуслар истәлегенә” исеме астында футбол турниры узды.

– Мондый чара җирлегебездә, традиция була­рак, ел саен үткәрелә. Бәйгене оештыручылар җиңүче ко­мандаларга гына түгел, иң яхшы уенчыларга да призлар әзерләде, уенчыларны туклан­дыру мәсьәләсен дә кайгырт­ты. Быел бүләкләр мулдан, – диде Илшат Яббаров. – Футбол­ны яратмаган ир-егет юктыр ул. Футбол ул – гаделләр уены!

Футболчылар җанатарларга матур уен күрсәттеләр. Турнир­да Мөслимнең “Мирас-1” ко­мандасы җиңүче булды. Икен­че урында “Мирас-2” коман­дасы (Мөслим). Тренерлары – Илфат Хафизов. Мөслимнең җыелма командасы өченче урынны яулады. Иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Ша­мил Минһаҗевка – “Иң яхшы сакчы”, Нәргиз Хәсәншинга – “Иң яхшы капкачы”, Ра­нис Ибраһимовка – “Иң яхшы һөҗүмче” исеме бирелде.

– Ег е тләр арасын­да бөтен призлы урыннар­ны мөслимлеләрнең яулавы – табигый хәл, дип уйлыйм. Чөнки җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр бар һәм без алардан бик теләп файдала­набыз. Мөслимлеләр спортны ярата, һәркем бүген сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Бу ку­андыра. Димәк, киләчәк буын тагын да зуррак уңышларга ирешәчәк дигән сүз, – диде бәйгене оештыручыларның берсе, спорт һәм массакүләм ча­ралар дирекциясе җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Егетләрне бүләкләгәннән соң уенны ир-атлар дәвам итте. Килгән кунаклар – Сар­ман, Азнакай районнарының футбол сөючеләре дә бик яхшы уйнадылар. Футбол кырында, әйтерсең, дөнья чемпионна­ры җиңү өчен ярыша! Әздән генә капкага керми калган туп өчен ихлас борчылу да, чират­тагы “гол”га сабыйларча куану да, җанатарларның, трибуна­лардан сикереп чыгардай бу­лып, көч биреп, йодрыклары белән тезләрен төя-төя утыру­лары да турнирның истәлекле мизгелләре булып күңелдә ка­лыр.

– Мин тормыш иптәшемә көч бирергә, дип килдем. Мәйданда күпме ир-егетнең туп артыннан йөгерүләрен элегрәк аңламый идем. Хәзер бу уенны көтеп алам. Биш яшьлек улыбыз да әтисе ке­бек спортчы булыр төсле. Безнең районда Мөслимдәге кебек җиһазландырылган спорт мәйданчыклары юк. Сез оҗмахта яшисез, – диде Сарманнан килгән Эльмира Заһидуллина.

Ир-атлар арасында оешты­рылган футбол ярышларында Мөслимнең “Танкистлар” ко­мандасына тиңнәр булмады. Икенче урында – ут-күршебез “Сарман” командасы. “Мөслим” командасы өченче урында кал­ды.

Уен нәтиҗәләре нигезендә аерым номинацияләр буен­ча да бүләкләнүчеләр булды. Илмаз Авзалов – “Иң яхшы сакчы”, Денис Петров – “Иң яхшы капкачы”, Шамил Мир­салихов – “Иң яхшы һөҗүмче” исемнәрен алды. Җиңүче ко­мандаларга һәм спортчылар­га оештыручыларның Мактау грамоталары, медальләр, күчмә кубок, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев