Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрхәдтән – таҗикча пылау

Үзбәкчә яки таҗикча пылау бик тәмле була. Мөслимдә гомер итүче Фәрхәд Умаровтан таҗикча пылау рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: ярты килограмм дөге, ярты килограмм сарык ите, уртача зурлыктагы 4-5 баш суган һәм 5-6 кишер, 200 грамм көнбагыш мае, зира, кинза орлыклары, кайнаган су, тоз.
Эзерләү тәртибе. Казанны кыздырып, анда май салабыз. Суганны, юка ярымбоҗраларга турап, көчле утта алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Аның өстенә туралган итне салабыз һәм кыздырып алганнан соң өстенә зира һәм кинза сибәбез, тоз кушабыз. Бераздан пылауга кишер өстибез һәм тагын 5-7 минут кыздырабыз. Аннан кишерне капларлык итеп су агызабыз һәм уртача утта 15 минут тотабыз. Су кайнап чыккач, дөге салабыз. (Дөгене башта – җылы, аннары кайнар суда юарга кирәк.) Утны көчәйтәбез. Дөгене, болгатмыйча, кашык белән тигезлибез. 5 минуттан соң дөгене казан кырыйларыннан бераз күтәреп куябыз, агач кашык белән тишекләр ясыйбыз. Тагын 5 минуттан соң, тыгызлап, капкач белән каплыйбыз. Капкач кырыйларына дымлы тастымал капласагыз да була. Пылауны салмак утта 30 минут пешерәбез. Пылау пешергәндә суган-кишерне дә, майны да кызганмагыз – тәмле пылауның бөтен сере шунда!
Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев