Фәрит Мөхәммәтшин халык санын алу турында: без РФдә татарлар санын югалтмаска тиеш
ТР Дәүләт Советы рәисе республиканың башка төбәкләрендә яшәүче вәкилләренә халык санын алуда һәм ватандашларны мәгълүматлаштыруда катнашу формасын уйларга кушты.
Татарстан вәкилләренең 2021 елда халык санын алу турында милләттәшләребезгә мәгълүмат бирү эшен оештырырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы утырышында белдерде.
"Без, үз телебезне, гореф — гадәтләребезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, Россия Федерациясе составында алга таба да үссен өчен, бик җитди эшләргә тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык санын алу алдан киләсе елның апреленә билгеләнгән.
Ул Россия субъектларындагы республика вәкилләре алдына халык санын алуда катнашу формасын уйларга, шулай ук ватандашларны мәгълүмат белән тәэмин итү эшен оештырырга дигән бурыч куйды.
Утырышта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясадылар. Алар быелгы эш нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга планнар турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев