Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе праймеризында катнашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин онлайн режимында партия праймеризында катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин быел "бердәмроссиялеләр" нең гибрид схемасын куллануын искәртеп үтте — сайлау участогына килеп, онлайн һәм традицион формада тавыш бирергә мөмкин.
"Онлайн-тавыш бирү бөтен кешегә дә туры килми: ерактагы территорияләр, авыл халкы белән күп урыннар бар, алар өчен традицион тавыш бирү форматы якынрак. Шуңа күрә без мондый мөмкинлек булсын өчен федераль дәрәҗәдә чыгыш ясадык. Безне ишеттек — илнең 42 төбәге шундый хокук алды", - дип аңлатты Мөхәммәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев