Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрештәгә тиң

Айгөл Хафизова – Катмыш авылы кызы. Кечкенәдән ак халатлы шәфкать ияләренә сокланып үсә ул.

Мөслимдә 11 классны тәмамлау белән Минзәлә медицина көллиятенә юл тота. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, шәфкать туташлары әзерләү бүлегенә укырга керә. 
– Әнием Зәбидә гомере буе фармацевт булып эшләде. Бу һөнәрне сайлавыма, бәлки, әнием дә сәбәпче булгандыр. Кешеләргә кирәкле булу, ярдәм итү, игелек һәм мәрхәмәтлелек төшенчәләре минем өчен изге. Мин әти-әниемә рәхмәтлемен. Укытып, олы тормыш юлына аяк бастырганнары өчен генә түгел. Уку дәверендә акыллы киңәшләре белән миңа канат куйганнары, ышанганнары өчен. 20 ел дәвамында сайлаган һөнәрем буенча хезмәт куям. Төрле даирә кешеләре, төрле авырулар белән очрашырга туры килә. Ләкин мин шуны төгәл беләм – аларның һәрберсе, дәвалаудан тыш, җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ, – ди Айгөл. 
Укуын тәмамлагач, Айгөл Мөслим районы хастаханәсенә эшкә кайта. Хезмәт юлын хастаханәнең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып башлый. Процедура кабинеты шәфкать туташы Лениза Вагыйзова аның остазы була. 
– Айгөл эшкә бик тиз кереп китте. Аңламаган әйберен сорый иде. Үҗәт, максатчан ул. Һөнәрен яратуы әллә каян күренеп тора иде, – дип искә ала хастаханәнең балалар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Лениза Вагыйзова. 
Айгөл 2008 елдан бирле участок шәфкать туташы булып эшли. Эшенә намуслы карашы, тынгысыз хезмәте өчен райондашыбыз район башлыгының Мактау грамотасына, район үзәк хастаханәсенең Рәхмәт хатына лаек булды. 
Әти-әнисе кызларының булганлыгына сокланып туялмый. 
– Авырып китсәк, безне кызыбыз дәвалый. Аның куллары шифалы. Хәзер инде кызыбыз – өч бала әнисе. Оныкларыбызны бер дә чирләтмичә үстерергә дә, гаиләсендә хуҗабикә өлешенә тигән эшләрне башкарырга да җитешә ул. Әти-әни өчен баласының тормышта үз урынын табуы – зур сөенеч, – ди Зәбидә Суфиянова. 
Айгөлгә, ярдәм сорап, күрше-күлән дә еш керә. Кеше гозерен аяк астына салып таптамаган, башкаларга ярдәм итүдән тәм табып яшәгән Айгөл – күпләр өчен фәрештәгә тиң.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев