Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фотограф булу җиңелме?

Безнең заманда фотограф хезмәте бик тә престижлыга әйләнеп бара. Кемдер – цифрлы фотоаппарат белән, кемнәрдер смартфон, айфон, айпад кебек замана техникалары белән төшерә фотога. Ничек төшерсәң, матуррак, тәэсирлерәк булачак соң?

Кем ничектер, минем, мәсәлән, фотоаппаратны кулга алу белән тизрәк төшерәсе килә башлый. Ләкин кайвакыт теләгән нәтиҗәгә ирешеп тә булмый. Бер үк кадрны кабат-кабат төшергәннән соң, фото теләгәннән дә матуррак килеп чыга. Белгечләр әйтүенчә, фотоаппаратка төшергән сурәтләр, чынбарлыктагыга караганда да ачыграк һәм тәэсирлерәк килеп чыга.
Телефонга бар кеше дә диярлек төшерә алса да, фотоаппаратны һәркем дә тулысынча аңлап бетерә алмый. Чөнки анда күп төрле режимнар, көйләнешләр бик күп. ISO яктылыкны тагын да көчәйтергә ярдәм итсә, MENU исә безгә фотоаппаратны дөрес итеп көйләргә булыша. Фотоаппаратның төрләре дә бик күп. Canon, Nicon, Sony фотоаппарат җитештерүче төп компанияләр санала.
Әлбәттә, фотога төшерү өчен шартлар да булырга тиеш. Аңа хәтта һава торышы да тәэсир итә. Болытлы көндә, билгеле, сурәтләр караңгы чыга. Аяз көндә кояшка каршы төшерсәң дә, фото караңгы булачак. Хәтта кояш болыт арасында булса да. Тагын бик мөһим таләп: фотоаппарат тоткансың икән, кыюлыгың да җитәрлек булырга тиеш. Нинди дә булса вакыйга барган вакытта халык каршына чыгып басарга кыюлыгың да, әрсезлегең дә җитәрлек булу кирәк.
Бүген бик күпләр тормышын социаль челтәрләр белән бәйли. Күргән- белгәнен тизрәк социаль челтәрләргә элеп куя. Хәбәр таратучылар күбрәк WhatsApp аша аралашса, фотографлар күңеленә Instagram якын булуын ачыклаган белгечләр.
Үзем дә фотога төшерергә бик яратам. Табигать күренешеме, нинди дә булса вакыйга яки зур чарамы – тормышның күп мизгелләрен кадрга эләктереп калырга тырышам. Әлеге фотоларны башкаларга да тәкъдим итәм. Сизәм: бу мавыгуым дәвамлы булыр кебек.
Раушан НИГЪМӘТУЛЛИН.
Ташлыяр.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев