Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Форпост” яшьләрне берләштерә

Җирлегебездә эшләүче “Форпост” оешмасын Илнур Сабиров җитәкли. Бу оешма нигездә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшли. Бүгенге көндә оешмада 300гә якын егет һәм кыз шөгыльләнә. Алар – эшләүче яшьләр, студентлар һәм укучылар.

– 2016 елда “Форпост” оешмалары арасындагы республика конкурсында беренче урынны алдык. Оешмабызның техник базасы ныклы: спорт залыбыз, махсус киемнәребез, үз штабыбыз бар, – ди оешма җитәкчесе Илнур Сабиров.
“Форпост” оешмасы җирлектә үткән һәр чарада активлык күрсәтә. Махсус формадагы егет-кызларның Хәтер көнендә, Җиңү бәйрәмендә һәм башка чараларда катнашуларын күрү – аларның әти-әниләре өчен генә түгел, һәр мөслимле өчен горурлык. Узган ел “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагере “Форпост” яшьләр хәрәкәте җитәкчеләре һәм Татарстанның югары уку йортлары студентлары, укучылары өчен укыту-өйрәтү җыеннары оештырды. Әлеге укуларда Мөслим районыннан да биш кешелек делегация катнашты.
Яшьләр хәрәкәтенең тарихына күз салсак, республикада яшьләр хокук саклау хәрәкәте 1954 елда ук оешкан. Беренче оешмалар Казан шәһәренең Киров, Бауман һәм Совет районнарында төзелгән. Йөзләрчә егет-кызлар хокук саклау органнарына ярдәм йөзеннән башкала урамнарында тәртип саклаган. Узган гасырның 60нчы елларында яшьләр хокук саклау хәрәкәте массакүләм төс ала. Казан авиация институты һәм Казан дәүләт университетында комсомол дружиналарын төзү тәҗрибәсе Советлар Союзында иң яхшысы, дип бәяләнә. Бу тәҗрибә бөтен илгә тарала. 
– Бүген яшьләр хокук саклау хәрәкәте 20 меңгә якын кешене берләштерә, алар 1347 формированиегә берләшкән. Безнең районда “Форпост” үзәге 2008 елда ныклап эшли  башлады. Республикада бу юнәлештә эшчәнлек 1998 елдан бара. Бүген Мөслим районында җәмәгать тәртибен саклауда – 17 мәктәп (аларда 279 укучы) һәм бер студентлар формированиесе (20 кеше) катнаша, – ди Илнур Сабиров. 
“Форпост” канаты астында яшь армиячеләр дружинасы да бар. Аларның эшчәнлеге дә патриотизмны үстерү, тәртип саклаудан гыйбарәт. 
Җирлегебездәге яшьләр актив булулары белән аерылып тора. “Форпост” яшьләре район Башкарма комитеты, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, район эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе ярдәме белән берлектә төрле укулар, тренировкалар үткәрә, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, җәмәгать тәртибен саклау буенча эш алып бара. 
Әлеге оешма яшьләренең активлыгы һәр өлкәдә күзгә ташлана. Спортның хәрби-кулланма төрләре буенча ярыш булсынмы, музыкаль фестивальме, бәйге яисә конкурслармы –  форпостлылар сынатмый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев