Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Флүзәдән – бланманже

Кафеларда үтә күренмәле матур савыт­ларга салып бирелгән тәмле ризыкның исе­мен күпләр белеп тә бе­термидер. “Бланманже” дип атала ул. Өй шарт­ларында әзерләнгәне аеруча тәмле була. Мөслим авылыннан Флүзә Минһаҗева әлеге төр ризыкны әзерләүнең иң гади ысу­лы белән таныштыра.

Кирәкле ингредиент­лар: 1 стакан сөт, 1 стакан шикәр комы, 30 грамм же­латин.

Әзерләү тәртибе: 1 ста­кан сөт, 1 стакан шикәр комы, 30 грамм желатин­ны бергә кушып, яхшылап болгатабыз да 30 минут­ка ял итәргә куябыз. Ярты сәгать узгач, әкрен утта яки су ваннасында болгатып торып җылытабыз. Ләкин кайнатып чыгармаска!

Аерым савытта 250 грамм эремчек, 250 грамм каймак, 3 аш калагы кайна­тылмаган сгущенка салып, блендер белән болгатабыз. Өстенә суынган желатин­ны салып, яхшылап болга­табыз һәм матур савытлар­га салып өч сәгатькә суыт­кычка куябыз. Бланманже­га төрле җимешләр, банан, киви да кушарга була.

Чәйләрегез тәмле бул­сын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев