Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Флюорография туберкулезны ачыкларга ярдәм итә

24 март көнне Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Туберкулез җитдилеге буенча СПИД, ВИЧ кебек авырулардан кала куркынычлардан санала.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча бүгенге көндә туберкулез авыруы белән 17 кеше диспансер исәптә тора. Аларның 7се – актив учетта. Калган 10 кеше, туберкулездан терелсә дә, өч ел дәвамында табиблар күзәтүе астында була. Быел әлеге авыру белән бер кеше исәпкә алынган. Исәптә торучылар арасында балалар юк. 
Табиблар ике елга бер тапкыр флюорография тикшерүе узарга кирәклеген искәртә. Чөнки туберкулез, үпкә һәм тын юлларындагы яман чирләр күбрәк флюорография нәтиҗәләре буенча ачыклана. Узган ел Мөслим районы буенча 99,9% кеше флюорография узган. Аның нәтиҗәләре буенча 512 кеше өстәмә тикшерелүгә җибәрелгән һәм дүрт кешедә туберкулез авыруы булуы ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 17 кешегә яман чир диагнозы куелган, 64 кешедә башка төр авырулар булуы ачыкланган. Быел барлыгы 10 мең 600 кешегә флюорография уздыру планлаштырыла.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев