Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фитр сәдакасы турында

Фитр сәдакасының минималь күләме - 150 сум.

Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ,  ялгыш-кимчелекләрдән, гөнаһлардан  һәм буш сүзләрдән чистарыну өчен, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр сәдакасын түләү бурычын куйды. 

Фитр сәдакасы (бәйрәм) намазына кадәр түләнсә, ул фитр сәдакасы дип кабул ителер. Кем дә булса намаздан соң түләсә, ул гадәти сәдака булып кабул ителер.

Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм аз керемле мөселманнарга түләнә. 

Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый! 

Фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга, балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.

Фитр сәдакасының минималь күләме - 150 сум. 
Зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум түләргә тәкъдим ителә.

Мөслим мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев