Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фиктив теркәү. Нәрсә ул?

Рөхсәтсез миграцияне кисәтү һәм бетерү максатында дәүләт тарафыннан төрле чаралар фай­даланыла. Шулардан җинаять җаваплылыгы һәм администра­тив җаваплылык төп чаралар бу­лып тора.

Административ җаваплылык ешрак кулланыла. РФ Админи­стратив хокук бозулар турындагы кодекста дәүләт чикләрен саклау өлкәсендәге хокук бозулар һәм чит ил гражданнары, гражданлыгы бул­маган затларның Россиядә булу ре­жимын тәэмин итүенә кагылышлы махсус бүлек бар. РФ Җинаятьләр кодексында исә бары тик дүрт мах­сус маддә, аның икесе 2013 елда гамәлгә кертелде.

2013нче елның 21 декабрендә РФ Җинаятьләр кодексының 322 маддәсе гамәлгә керде. Анда чит ил гражданын яисә гражданлыгы бул­маган затны фиктив рәвештә яшәү урыны буенча торак бинага учетка куйган өчен җаваплылык каралган.

Фиктив рәвештә учетка кую ул – дөрес булмаган (ялган) мәгълүматлар яисә документлар нигезендә учетка кую, яисә әлеге торак биналарда яшәмәү нияте белән яки ул бинаны биреп тә тор­мау нияте белән учетка кую.

Фиктив теркәү ул – вазыйфада­гы яисә җинаять субъекты булган башка затларның гамәлләрендә күрәләтә билгесе, ягъни теркәү өчен нигез булмавын белүләре билгесе булырга тиеш. Торак бинаны яшәү өчен бирмичә теркәүне сатуны баш­каручылар да җинаять субъектлары булып тора.

Шулай итеп, фиктив теркәү ял­ган мәгълүматлар яисә документ­лар нигезендә генә теркәү түгел, ә торак бирмәү нияте, яшәү нияте булмау белән дә законлы теркәү.

Мондый гамәлләр өчен закон­да билгеле вазыйфаларны биләүне тыю белән 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яисә билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыю белән яки ансыз 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев