Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфган сугышында 128 Мөслим егете катнашты

15 февраль - Россия тарихындагы яңа истәлекле даталарның берсе. Моннан 26 ел элек Әфганстан республикасыннан совет гаскәрләре чыгарылды. Әлеге канкойгыч сугышта илебезнең 14 меңнән артык яшь солдаты һәм офицеры һәлак булды, күпләре хәбәрсез югалды. Әлеге сугышны барлыгы 620 меңнән артык хәрбиләребез узды.

Әфган сугышында 128 Мөслим егете катнашты. Ни кызганыч, аларның 6 сының гәүдәсе туган җиребезгә тимер табутларда гына кайтты. Алар - Мөслимнән капитан Фәиз Рәшитов, Усаклык авылыннан Владимир Арсланов, Мари Бүләрдән - Владислав Байгузин, Владимир Солтанов, Әмәкәй авылыннан Илфар Фәррахов, Бүләктән Илмир Шәйхелмәрданов. 16 егетебез, шушы канкойгыч сугыш утларыннан исән кайтып та, төрле сәбәпләр белән вафат булды.

Бүген җирлегебездә 52 әфганчы егет яши. Алар төрле тармакларда үзләренең тырыш, матур хезмәтләре белән районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертәләр. Бу көннәрдә әфганчылар белән очрашулар үтә, вафат булган сугышчыларның гаиләләренә бару, каберләрен зират кылу кебек чаралар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев