Фестиваль ярминкәсе (Фоторепортаж)
Барлык мөслимлеләргә куйган хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, - диде оештыручылар.
II Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестиваленең икенче көне бәйрәм ярминкәсе белән дәвам итте.
Ярминкә, тематик уеннар, ярышлар, милли ризыклар, җырлар һәм биюләр – барысы да бәйрәм кунаклары өчен. "Каз өмәсе" театральләштерелгән тамаша көннең бизәге булды. Мәйданчыкта дуслык, бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Ярышлар, уеннар берсе икенчесенә караганда да кызыграк узды.
Бөтендөнья татар конгрессына традицияләрне яңадан торгызу өстендә зур эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Барлык мөслимлеләргә куйган хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, - диде оештыручылар.
Фотолар - матбугат хезмәте, "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев