Фермерларга ярдәм
Яңалыклар

Фермерларга ярдәм

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга булышлык" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итә.

Гаризалар 2018 нче елның 3 апреленнән 3 маена кадәр 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 302 кабинетта кабул ителә.

Конкурс сайлап алуына кертелүчеләрне тыңлау графигы министрлыкның agro.tatarstan.ru рәсми сайтында "Фермерларга, авыл хуҗалыгы коопертивларына грантлар һәм ЛПХларга субсидияләр" бүлегендә ("Эш башлаучы фермерларга ярдәм") биреләчәк.


Нет комментариев