Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федераль сабантуйга әзерләнәбез

Бөтенроссия татар авыллары сабантуе быел Мөслимдә уза. Бәйрәм ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан беренче тапкыр Татарстанда үткәрелә.

Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме. Аны язгы кыр эшләрен төгәлләгәч билгеләп үткәннәр. Бәйрәмгә кадәр кыз ярәшеп, килен төшергәннәр. Сабантуй ал­дыннан абзар-кураны, йорт- җирне төзекләндерергә ашыкканнар. Сабантуйга дип махсус кием тектереп, бүләкләр әзерләп көткәннәр бәйрәмне. Бүген дә бәйрәмне эчке бер дулкынлану белән көтәбез. Беркемне дә бита­раф калдырмый торган мил­ли бәйрәм ул – Сабантуй!

– Сабантуй – халкыбызның милли чагылышы, ул аның рухын, көчен күрсәтә. Буын­нан буынга, гасырдан гасырга күчеп килүче бәйрәм ул. Шуңа күрә һәркайсыбыз – безнең буын да, бездән соң килүчеләр дә Сабантуйның миллилеген, рухын саклап, аны үткәрүгә көчен кертергә бурычлы, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенче урынбасары Марина Бәдретдинова.

Быел Мөслим Россиядә яшәүче татарларны бергә җыя. 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия татар авылла­ры сабантуе үтә. Моны ре­спублика хөкүмәтенең рай­он җитәкчелегенә, барлык мөслимлеләргә зур ыша­ныч күрсәтүе, районның мөмкинлекләрен тану, дип бәяләргә кирәк.

Без милләтебез үсешенә нинди өлеш кертәбез? Йола­ларны, гореф-гадәтләрне, ту­ган телебезне ни дәрәҗәдә с а к лыйбыз? Тормыш- көнкүрешебез нинди? Респу­блика һәм район җитәкчелеге үткәрүче сәясәтне хуплый­бызмы? Бу – Россиянең төрле төбәкләреннән Сабантуйга килгән кунакларны кызык­сындырган сораулар. Куна­клар Мөслим районы, аның тормыш-көнкүреше һәм халкының кунакчылыгы аша Татарстан республикасына, тулаем татар халкына да бәя бирәчәк.

Мөслим районы халкы якты йөзле, киң күңелле, ку­накчыл һәм гади булуы белән аерылып тора. Кунак кабул иткәндә әлеге сыйфатлары­бызны гамәлдә раслау мөһим. Чит төбәкләрдән килүче татарларның күбесенең нәсел җепләре Татарстанга барып то­таша. Кайберәүләр читкә бәхет эзләп киткәндер, кайсылары, колхозлашу елларында башла­нып, озак дәвам иткән репрес­сия корбаны булгандыр. Алар ата-бабаларының туган җирен изге урын күреп, татар булуы белән горурланып, Татарстан­да яшәүчеләргә сокланып һәм кызыгып яши. Татар рухын саклаучы милләттәшләребез күңелендә җылы хисләр кал­дыра алсак, бу халкыбызга, ту­ган җиребезгә хезмәт итүнең дә матур өлгесе булыр.

Районыбыз – төзек, чи­ста, табигатебез искиткеч матур! Сабантуйдан алган тәэсирләр дә кунакларның күңел күтәренкелеген, сокла­ну хисләрен киметмәсен иде. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кунаклар арасында юга­лып калучы да, адашучылар да булырга мөмкин. Райондаш­ларыбыз аларны игътибарсыз калдырмас, дип ышанабыз.

– Моннан берничә ел элек Франциядә булган рай­ондашыбыз французлар­га соклануын белдергән иде. Парижның матурлыгына со­кланып, кунакханәгә кайтыр юлны югалта ул. Мөрәҗәгать иткән беренче кеше үк, юлны аңлатып кына калмый, кунакханәгә кадәр озатып та куя. Мөслимлеләр дә фран­цузлар кебек итагатьле, дип уйлыйм, – ди ТР халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов.

Бөтенроссия татар авыл­лары сабантуе кунакларын каршы алу һәм аларны кун­дыру мәсьәләсе бик акту­аль. Беренчедән, Сабантуй кунакларын һәм бәйрәмдә хезмәт күрсәтүчеләрне (Ка­заннан җаваплы хезмәт вәкилләре) берничә төн кун­дыру өчен кунакханәләр җитми. Икенчедән, Та­тарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең респу­бликабыз халкының тормыш- көнкүреш шартлары белән кы­зыксынуы бәхәссез.

– Мөслимгә килгән куна­клар, өйләренә кайткач, Са­бантуйдан алган тәэсирләре, уй-кичерешләре, күргән- ишеткәннәре турында башка­ларга да сөйләячәк. Сабантуй­га килүчеләрне лаеклы кар­шыларга кирәк! Кунакларны кабул итәргә теләк белдерүче, өйләрендә уңайлы шартлар булган гаиләләр безнең белән элемтәгә керсен, ярдәм кулын сузсын иде, – ди Рушат Сол­танов.

Федераль  сабантуйга әзерлек буенча җыелышларның берсендә милли кием турында да сүз булды. Чит төбәкләрдән килүчеләр, һичшиксез, татарларның милли стилен сакларга тырышып киенәчәк. Мөслимлеләр дә моңа җитди карасалар, ямь өстенә ямь бу­лыр иде, ди бәйрәмне оешты­ручылар.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев