Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр. Йомырканың файдасы

Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.

Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы – таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.
Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү. Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

 

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев