Файдалы киңәшләр: дөге оны яшәртә
Бу маска биттәге вак җыерчыкларны бик тиз тигезли, имеш. Ә менә дөге оныннан ясалган түбәндәге маска куллар өчен бик файдалы.
Борынгы Япония чибәркәйләре матурлык өчен дөге оны кулланганнар. Ул тән тиресе күзәнәкләрен тыгызландыра һәм яңарта икән. Моның өчен 2 аш кашыгы грейпфрут согына 1 аш кашыгы дөге оны һәм 1 аш кашыгы оеган сөт кушып болгатыгыз. Бу маска биттәге вак җыерчыкларны бик тиз тигезли, имеш.
Ә менә дөге оныннан ясалган түбәндәге маска куллар өчен бик файдалы. 4 аш кашыгы дөге онын сөткә салып болгатыгыз. Барлыкка килгән боламыкны кулларга тигезләп ягып, 10 минут тотыгыз. Масканы җылы су белән юыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев