Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдаланып калыгыз

Узган ел Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте тарафыннан ана капиталына 73 дәүләт сертификаты бирелде. Бу программа эшли башлаганнан бирле районда ана капиталын алуга 1,5 меңнән артык гариза керде. Сертификат алучыларның 96 проценты ана капиталын тулысынча файдаланды. Программа гамәлдә булган чорда 491,3 млн сум ана капиталы түләнде.

Күпчелек сертификатны торак шартларын яхшыртуга юнәлтә (гариза бирүчеләрнең 87 проценты). Ана капиталы ярдәмендә барлыгы 1,3 мең гаилә торак шартларын яхшыртты. Шуларның 1129ы ана капиталы белән өлешчә яисә тулысынча торак өчен кредитын түләде, 201 гаилә кредит алмыйча торак шартларын яхшыртты. 
Моннан тыш Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәтенә бала укытуга 139 гариза керде. Шунысын да әйтергә кирәк, 2018 елдан ана капиталын мәктәпкәчә укуга файдалану буенча 3 еллык чикләү алынды, ягъни сертификатны рәсмиләштерү белән шушы максатта файдаланырга мөмкин. Нәтиҗәдә 10 гаилә мондый мөмкинлектән файдаланды һәм балалар бакчасы өчен ана капиталы белән түләде. 
2018 елдан аз керемле гаиләләр ана капиталын ай саен түләү итеп алырга хокуклы. Мондый хокук ел башында икенче балалары туган, гаиләнең бер кешесенә керем күләме хезмәткә сәләтле халыкның 1,5 яшәү минимумыннан артмаган (2019 елда – 14034 сум) гаиләләргә бирелде. Быел да мондый түләү балага 1,5 яшь тулганчы башкарыла. Бала туып алты ай эчендә гариза тапшырсаң, акча бала туган көннән башлап түләнә. Гаризаны 6 ай үткәч тапшырган очракта, акча мөрәҗәгать иткән көннән башлап бирелә. 
2019 елда гариза тапшырган гаиләләр өчен ана капиталыннан түләү күләме 2018 елның 2 кварталы өчен Татарстанда баланың яшәү минимумына – 8896 сумга тигез. 
2018 елда гариза бирүчеләр өчен айлык түләү 8490 сум күләмендә саклана. Бер елдан соң Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә кабат мөрәҗәгать итеп гариза язарга кирәк, шуннан соң түләү 8896 сум булачак. 
Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, ана кешенең тупланма пенсиясен формалаштыруга һәм инвалид баланың социаль адаптациясе һәм интеграциясенә дә юнәлтергә була. 
Ана капиталы программасы 2021нче елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни сертификатка хокук бирүче бала бу датага кадәр туарга яисә уллыкка алынган булырга тиеш. Сертификатның үзен алу һәм аның средстволарын файдалану вакыты чикләнмәгән. Быел ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев