Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Этләрнең дә хокуклары бар

Ни өчен этләрне бәйдә яисә вольерда тоталар? Алар агрес­сив, усал булганга, дип уйлыйм. Затлы токымлы усал этләр дә бар. Аларны бәйләмиләр, хәтта фатирларда тоталар. Чөнки алар өйрәтелгән, акыллы. Хуҗасы ко­манда бирмәсә, урыннарыннан да кузгалмыйлар.

Этләр темасын дәвам итәргә булдым әле.

Ни өчен этләрне бәйдә яисә вольерда тоталар? Алар агрес­сив, усал булганга, дип уйлыйм. Затлы токымлы усал этләр дә бар. Аларны бәйләмиләр, хәтта фатирларда тоталар. Чөнки алар өйрәтелгән, акыллы. Хуҗасы ко­манда бирмәсә, урыннарыннан да кузгалмыйлар.

Икенчедән, эт нинди то­кымнан булса да, үз ихатасын­да, йортында хуҗа кеше этен бәйсез асрарга хокуклы, дип уй­лыйм. Әлбәттә, ул урамга чыгып йөрмәсә һәм башкалар өчен кур­кыныч тудырмаса. Шулайдыр бит?

Өченчедән, хаски һәм аля­ска маламуты кебек токымлы этләр дә бар. Аларны берничек тә бәйдә һәм вольерларда, гомумән ябык җирдә тотарга ярамый. Алар хәрәкәтләнергә тиеш. Шу­лай булмаса, авырый башлыйлар, бернәрсә белән дә кызыксынмый­лар. Бу исә аларның үлеменә дә китерергә мөмкин. Бу этләр баш­ка этләр яисә кешеләр янында бу­лырга тиеш. Алар ялгызлыкны яратмый. Хаски һәм маламутлар агрессив түгел. Алар хәтта өрә дә белми. Уенга чакырганда бары тик ырлыйлар гына. Ә уйнарга яраталар, аеруча балалар белән.

Мәскәүдә һәм Петербургта ма­ламут көчеге бик кыйммәт тора – 20 мең сумнан 100 мең сумга кадәр. Казанда арзанрак – 20-40 мең сум тирәсе. Әмма бу сумма­лар үз-үзен аклый. Чөнки эш ак­чада түгел. Бу этләр бик акыллы, иркә, бераз кирерәк, әмма бары­бер тыңлаучан.

Мондый этләр барлыгын да белергә кирәк. Һәр эткә дә таяк белән кизәнергә, таш атарга яра­мый. Хайваннарны җәберләгән өчен дә җаваплылык каралган бит. Юрист һәм кинолог җавап бирсә, рәхмәтле булыр идем.

Хөрмәт белән якташыгыз.

Районда кинолог белгеч­леге булган кешеләр юк дип беләбез. Юридик яктан әлеге мәсьәләгә юрист, район Башкар­ма комитетының инфраструкту­ра бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хан­тимеров аңлатма бирде:

– Закон хайваннарны үтерүне, җәберләүне катгый тыя. Хайванга авырту һәм газаплар китерү, шулай ук хулиганлык нияте белән яки аның үлеменә, имгәнүенә китерүче рәхимсез мөгамәлә өчен 80 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яки баш­ка кереме күләмендә штраф, яисә 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки бер елга кадәр төзәтү эшләре, яки бер елга кадәр ирек­не чикләү, яисә 6 айга кадәр кул­га алу, яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев