Эшмәкәрләргә – йөз белән
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың һәр муниципаль районы һәм шәһәр округы территориясендә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек вәкилләре институты оештырылды.
Җәмәгатьчелек вәкилләре эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырып киләләр, эшкуарлык инициативаларына эксперт ярдәме күрсәтәләр. ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең җәмәгатьчелек вәкиле Нияз Габдрахманов белән әңгәмәбез дә шул хакта.
– Нияз Мөнәвирович, эшмәкәр буларак, сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Бизнеста ничә ел? Үз компаниягез турында сөйләгез әле.
– 2002 елда мин эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладым. Ул вакытта үз эшемне макарон цехы ачу белән башлап җибәргән идем, шулай ук үземнең тегермәнем эшләде. Шактый гына уңышлы эш алып бардым. Соңыннан минем кул астында “Мөслим-продукт” җәмгыяте үз эшен җәелдерде. “Мөслим күчтәнәче” сәүдә маркасы астында үзебезнең районда, Татарстан һәм күрше республикаларга икмәк-булка эшләнмәләрен реализациялибез. Кондитер эшләнмәләре үзебезнең пекарняда әзерләнә. Ярымфабрикатлар: манты, пилмән, котлет, голубцы һәм башка итле ризыклар, салатлар да ясыйбыз.
– Сез ничек җәмәгатьчелек вәкиле булдыгыз? Сезгә нәрсә тәкъдим иттеләр? Җәмәгатьчелек вәкиле буларак, нәрсәгә ирешергә телисез?
– ТР президенты аппараты аша безнең муниципаль район башлыгына чыктылар. Әлеге вазыйфага мин берсүзсез риза булдым. Ник дигәндә, эшмәкәрләргә ярдәм итәсем килде. Мин аңарчы да җирлегебездә эшләп килгән эшмәкәрләр комитетын җитәкләдем. Ул дәвердә дә эшмәкәрлек мәсьәләләре, килеп туган проблемаларны хәл итәргә туры килде.
– Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек вәкилләре кемнәр алар? Алар эшмәкәрләргә нәрсә белән ярдәм итә ала?
– Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек вәкилләре чиновниклар түгел, ә гамәли эшмәкәрләр, ягъни үзләре эшчәнлек алып баралар. Аларга бизнеста булган проблемалар ят түгел һәм бу проблемаларны хәл итү юлларын алар бик яхшы белә, булган мәгълүматны җитәкчелеккә җиткерә ала. Без вәкаләтле вәкилнең ярдәмчеләре.
– Нияз Мөнәвирович, безнең җирлектәге эшмәкәрләрнең нинди проблемалары бар? Җәмәгатьчелек вәкиле буларак, нинди мәсьәләләрне хәл итә алдыгыз?
– Җитди сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Ике тапкыр телдән мәрәҗәгать булды, икесе дә Мөслим районыннан. Бер очракта юридик консультация бирелде. Икенче очракта район Башкарма комитеты белән берлектә чаралар билгеләнде.
– Республика бизнес-омбудсмены соңгы айларда нәрсә белән ярдәм итте? Эшмәкәрләр сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә ала?
– ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча аерым бүлек эшләсә, безнең институтта да шундый ярдәм күрсәтелә. Бизнес-омбудсмен эшмәкәрләргә үз эшләрен алып барганда, проектларын гамәлгә ашырганда яисә судта юридик ярдәм кирәк булганда булышлык күрсәтә.
– Алга таба нинди планнарыгыз бар? Җәмәгатьчелек вәкилләре институтын камилләштерү буенча нинди инициативалар һәм тәкъдимнәр кертер идегез?
– Алга таба үз продукциямне сату географиясен һәм продукция төрләрен киңәйтәсем килә. Җәмәгатьчелек вәкилләре институтын камилләштерүгә тукталсак, атнаның һәр чәршәмбесендә 10.00-15.00 сәгатьләрдә эшмәкәрләрне кабул итү оештырылачак. Безнең адрес: Мөслим авылы, Шашин урамы, 2 йорт. Тел: 89173998806. ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең җәмәгатьчелек вәкиленең тагын бер өстенлекле ягы бар – эшмәкәрләрдән актуаль сораулар керсә, республика президентына турыдан-туры чыгып, әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын табарга булышачакбыз.
Лилия Шәймиева.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев