Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләргә теләсәң эш бар ул!

Танышымның ике улы да, укуын тәмамлагач, шәһәрдә калды. Шул сөйли: "Акча җиткереп булмый. Малайның бар эшләгәне фатирга түләргә һәм юлга китеп бара. Ярый инде, азык-төлеген без төяп җибәрәбез. Икенчесе бөтенләй эшсез калды әле", - ди. "Нигә Мөслимгә кайтмыйлар соң?" - дим. "Ии, эше бармыни аның?! Мөслимдә эш юк бит", -...

Танышымның ике улы да, укуын тәмамлагач, шәһәрдә калды. Шул сөйли: "Акча җиткереп булмый. Малайның бар эшләгәне фатирга түләргә һәм юлга китеп бара. Ярый инде, азык-төлеген без төяп җибәрәбез. Икенчесе бөтенләй эшсез калды әле", - ди. "Нигә Мөслимгә кайтмыйлар соң?" - дим. "Ии, эше бармыни аның?! Мөслимдә эш юк бит", - ди бу.

"Эш юк" дигәнне еш ишетәбез. "Яшьләргә эш юк, шуңа авылда калмыйлар", дияргә ярата халык. Эшләргә теләгән кешегә эш җитәрлек. Мөслим матбугат үзәгенә эшкә ярты елдан артык кеше эзлибез. Белдерүебез атна саен чыга. Бөтенләй юк дип әйтә алмыйм, бер-ике кеше кызыксынып килде. Эшкә дип килүчесе генә юк. Авыр эш тә түгел югыйсә, хезмәт хакы да вакытында түләнә. Акчасы да аз түгел, эшләргә генә кирәк!

Иҗат эшен һәркем дә башкара алмый, диярсез. Килешәм. Тик бүген районга табиб-фельдшерлар, инженерлар, балта осталары, эретеп ябыштыручылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә кирәк! Эш бар һәм җитәрлек! Күрәсең, яшьләрнең эшләргә теләге юктыр. Замана яшьләре тир түкми генә акча эшләргә тели бугай. Төгәлрәге, эшләп интекмичә, үз көенә генә йөреп, шуның өчен күп итеп хезмәт хакы алырга исәп!

"Улым фәлән җиргә эшкә кергән иде. 5 меңгә эшләп йөргәнче өйдә утыр дидем!" Әти кеше сөйли моны. Көне буе эшләгән кешегә 5 мең азрак анысы (хактан да 5 мең генә түләсәләр!), тик өйдә ятканда анысын да китереп бирүче юк. Үзебез балаларны эшләмәскә өйрәтмибезме, әти-әниләр? Эшли башлаган чорда беркемгә дә өеп бирмиләр инде ул. Тырышырга, эшкә мөнәсәбәтеңне күрсәтергә кирәк. Яхшы белгеч булуыңны раслаганда хезмәтнең хакы да арта.

Каядыр читтә кемнеңдер фатирында тилмереп ятканчы (элек булса, "таракан ашатып" дияр иде өлкәннәр!) туган җиреңдә хезмәт кую отышлырак түгелме икән? Фатир өчен түлисе юк, эштән кайтуыңа кайнар ризык әзер. Әти-әнинең дә күңеле тыныч: "Балам нишләп йөри икән? Тамагы тукмы икән?" дип ут йотмый. "Шәһәр кызыктыра" дияр кайберәүләр. (Хәер, кемгә ничек! "Шәһәрләрендә үзләре яшәсеннәр" дип, 2-3 көнгә кунакка киткән җиреннән көн эчендә әйләнеп кайтучылар да бар!) Тик шәһәрдәге уңайлыклар хәзер авылда да бар. Шуның өстенә саф һава, чиста су һ.б. Авылда яшәп, шәһәргә күңел ачарга да барырга була бит. Ә эш... эш авылда җитәрлек!

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев