Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләренә югары бәя

Соңгы елларда республика һәм федераль программалар нигезендә районда юллар төзү һәм төзекләндерү юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Юл төзү һәм төзекләндерү буенча проблемалар чишелеп килә. Ел саен дистәләгән километр юлга ремонт ясала, яңа юллар салына.

“Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогына аяк баскач, үзеңне бөтенләй икенче дөньяда кебек хис итәсең. Мондагы тәртип, чисталык, төзеклек районның бик күп оешмаларына үрнәк итеп куярлык. Дүрт елга якын дәвам иткән төзү-төзекләндерү эшләренең матур нәтиҗәсе бу. Коллектив башкарган эшләре белән дә үрнәк. Юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә тотучы оешма быелга планлаштырылган эшләрен нигездә төгәлләгән. Объектларны рәсми төстә файдалануга тапшырасылары гына бар. Быел “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы көче белән районда барлыгы 22 километр озынлыгында асфальт юл салынды. Юлчылар башкарган эш күләменең елдан-ел арта баруын да әйтергә кирәк.
Бу көннәрдә оешма хезмәтчәннәре, төзү сезонын төгәлләү белән бергә, юлларны кышкы чорга норматив хәлгә китерү эшен дә башкарган. Чокыр ремонты үткәрелгән, юл буйларында үләннәрне чабу төгәлләнгән, юл билгеләрен дә карап торалар. Җитәрлек күләмдә тоз-ком катнашмасы да әзерләп куйганнар.
– Техник база да кышкы сезонга тулысынча әзер. Өч грейдер, ике ротор, ике МТЗ тракторы, алты берәмлек КДМ машинасы юлларны карау-чистартуда эшләячәк. Автомашиналар составы тулысынча яңартылды быел. Гомумән, эксплуатация срогын үтеп эшләүче техника юк, – ди участок җитәкчесе Илнур Гәрәев.
Бүгенге көндә инженер-техник хезмәткәрләр белән бергә 60 кеше эшли участокта. Юл төзелешендә эшләүчеләрнең күпчелеге – яшьләр. Участок җитәкчелеге юлчыларның хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел, ди. Шулай да стропальщик Илнар Сабиров, автогрейдер машинисты Илдус Солтанов, слесарь-ремонтчы Фәрит Зыязов, юлчылар Алмаз Мәһдиев, Олег Булавенко, Айрат Хисмәтуллин, шоферлар Владислав Әбдриев, Ринас Нәгыймов, оператор Минхәт Хамматов үз эшләренең осталары булып танылган Прораб Ринат Хисамов һәм мастер Нияз Шәймиевнең (рәсемдә) хезмәтен дә мактап телгә алдылар. Хезмәткә түләү яхшы, уңай эш шартлары тудырылган. Шуңа күрә кадрлар кытлыгы да юк. Базада җылытылган киенү-чишенү, кием киптерү урыны, душ бүлмәсе бар. Эшчеләр махсус кием белән тәэмин ителгән. Читтән килеп эшләүчеләрне – көнгә өч, юлда эшләүчеләрне бер тапкыр ашату оештырылган.
Юлчыларның эше күп очракта һава торышына бәйле. Яздан көзгә кадәр коры көннәрдә караңгыга кадәр эшләсәләр, яңгырлар вакытында техниканы карау белән мәшгуль булалар яки ял итәләр. Кышын юлларны карау тәүлек әйләнәсе булганлыктан эш ике сменада оештырыла.
Без барганда “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесенең әйдәүче белгече Альберт Ханнанов та участокта иде. Ул Мөслим юлчыларының эшенә югары бәя бирде:
– Коллектив хезмәтчәннәре һәр эшне тиз һәм оператив төстә сыйфатлы башкаруы белән аерылып тора. “Госстройнадзор”, “Главтатдортранс”, “Ростехнология” компанияләре, казначылык департаменты үткәргән тикшерүләр вакытында юлларның сыйфатына гел яхшы бәя бирелә. Алга таба да уңышлар телибез аларга!
Әлфинур НОГМАНОВА.
Фотолар –“Татавтодор”ның Мөслим участогы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев