Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләрен җиренә җиткереп башкаралар

Безнең Крәш. Шуран җирлегенә керүче авылларга аталы-уллы Фатыйх һәм Илнур Моталлаповлар үзләренең шәхси машиналары белән график нигезендә көнаралаш төрле продукция һәм кием-салымнар алып киләләр.

Авыл кешеләре “Карина” пекарнясында пешкән ипекәйне аеруча яратып ала. Көн нинди булуга карамастан, Моталлаповларның килми калганы юк. Әгәр безгә кирәкле товар булмаса, алар икенче юлы алып киләләр. Крәш. Шуранда шәхси кибет ачылды. Анда ирле-хатынлы Миләүшә һәм Павел Виноградовлар сату итә.
Безнең почта бүлекчәсендә дә азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары сатыла. Финзилә Идиятуллина шактый еллар инде эшен җиренә җиткереп башкара. Почта бүлекчәсеннән кеше өзелми. Чөнки алар газга, телефонга, электрга түләүләрне дә кабул итә. Һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле Финзиләбез.

“Мөслим-информ” архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев