Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Эшләп яшәгез, шөгыле булган кеше картаймый ул!”

"Һәр өлкәнгә рухи нур" акциясе кысаларында Баланлы авыл җирлеге башлыгы Сафин Ф.Н., Шуганка авылы мәдәният йорты директоры Сәетгалиева Т.Ф., һәм китапханәче Исламова И.И. Шуганка авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Халитов Сәгыйт аганың өендә булдылар.

Ветеранны 85 яшьлек туган көне белән котладылар, сугыш чоры, аннан соңгы төзекләндерү эшләре, хәзерге көннәр турында әнгәмә кордылар. Якташыбыз Әхсән Шәриповның "Утлы еллар аша" китабына күзәтү ясадылар. Аксакал хәзерге буын яшьләренә "Эшләп яшәгез, шөгыле булган кеше картаймый ул!" дигән сүзләр җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев