Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләмәүчеләрнеке арта

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүне яңарту һәм эштән киткәннән соң пенсияне тулы күләмдә, “калган” индексацияләрне дә кертеп  түләү эштән киткән айдан соң бер квартал үткәч түләнә башлаячак.    

2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре, билгеләнгән (фиксированный) түләүне кертеп, уртача 1000 сумга артачак. Бу арту 1 гыйнвардан булачак. Пенсиянең артуы ел саен була торган индексация механизмы ярдәмендә үтәчәк.

Республикада мондый индексация якынча 800 мең эшләмәүче пенсионерга кагылачак. Индексациядән соң 2019 елда пенсия коэффициенты бәясе – 87,24 сум, билгеләнгән түләү 5334,19 сум тәшкил итәчәк.

Пенсия һәркемнеке аерым артачак. Мәсәлән, 2018 елда пенсионер 15 000 сум күләмендә пенсия алган булса, аның индексация суммасы якынча 1000 сум тәшкил итәчәк, 10 000 сум алган булса, арту якынча 700 сум булачак.

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүне яңарту һәм эштән киткәннән соң пенсияне тулы күләмдә, “калган” индексацияләрне дә кертеп  түләү эштән киткән айдан соң бер квартал үткәч түләнә башлаячак.    

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев