Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшлим дигән кешегә киртә булмасын!

Бикмәчтә яшәүче Искәндәровлар күпләп терлек асрый. Хөкүмәттән ярдәм булса, малларның баш санын тагын да арттыруда исәпләре.

Тату, тырыш гаиләләр – авыл күрке. Бикмәч авы­лында яшәүче Венера һәм Радик Искәндәровлар гаиләсе дә шундыйлар­дан. Ихаталарында күпләп мал тотучы гаиләнең бүген дүрт сыеры, шулкадәр боза­вы, егермегә якын сарыгы, тана һәм үгезләре бар. Без килгәндә бер сыерлары бо­заулаган иде.

– Маллар санын тагын да арт­тырыр идек тә, мөмкинлегебез юк. Абзар-курага гына сыеп бетмәгәч, күбесен киметергә туры килде. Моннан берничә ел элек абзар төзегәндә малларны бу кадәр ишәйтербез дип уйлама­дык. Дәүләттән субсидия бирәләр дигәч, документлар да җыеп ка­раган идек тә. Уңай җавап кына булмады. Дәүләттән ярдәм бул­са, авылда эшләргә дә, иркенләп яшәргә дә була. Үз акчаң хиса­бына гына мал тоту, терлек азы­гы юнәтү бик авырга туры килә, – ди Радик.

Элек кенә ул авыл кеше­се салам-печәнгә мохтаҗлык кичермәгән. Колхоз-совхоз­лар чорында терлек азыгына кытлыкның ни икәнен белмәгән авыл халкы бүген һәр нәрсәне са­тып ала. Искәндәровлар малла­ры өчен көздән 4 тонна фураж, 20 рулон салам, җитәрлек печән әзерләгән.

– Кайберәүләр печәнлеккә интегә. Безнең ул яктан пробле­ма юк. Өч-дүрт урында печәнлек җиребез бар, витаминлы азыкны һәрвакыт җитәрлек әзерлибез, артып та кала әле. Ә менә салам быел җитмәде, сатып та алырга туры килде. Ярдәмгә балалары­быз да килә. Күмәк эшнең тәме дә бүтән аның. Өстәлебездән сөт ри­зыклары өзелми. Балалар эколо­гик чиста, сыйфатлы ризык ашап үсә, – ди Венера.

Биш бала анасы димәссең дә Венераны. Сылу гәүдәсе, сөйкемле йөзенә карасаң, мал­лар арасында йөри дип тә әйтеп булмый. Физик хезмәт, тырыш­лык – нәфис буй-сынның ниге­зе, димәк.

Гаилә башлыгы озак ел­лар лесхозда, аннары ферма­да тракторчы, терлекче булып эшләгән. Мари Бүләрдән килен булып төшкән Венера үзен белә- белгәннән бирле савымчы бул­ган. Бүгенге мини-фермаларына нигезне алар каенана-каената йортында яши башлаганда бул­ган ике сыер белән салган.

– Авыл җирендә яшәп тә, мал тотмаган кешене аңламыйм. Күпләп терлек ас­раучы авыл кешесе – район һәм республиканың азык-төлек иминлеген булдыруда тиңсез хәзинә, дип уйлыйм. Балалар­га кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү кадәресе дә бар бит әле. Улым, киленем, оныклар белән бик тату гомер кичерәбез. Әле ярый оныклар бар дим, алар­сыз эш бармый. Бишесе биш төрле эш башкара. Хезмәтне “синеке”нә, “минеке”нә бүлеп торганыбыз юк, – ди йорт тот­касы Тукбикә әби.

Сыерларыннан 15-17шәр литр сөт савып алалар. Җәй көне продуктлылык тагын да арта. Үзләреннән арткан сөтне шәхси эшмәкәр Илнур Муллагалиевкә тапшыралар. “Бер генә борчуы­быз бар – сөт тапшырган өчен акча вакытында түләнми. Авыл кешесенә ул акча бик кирәк!” – ди Тукбикә әби.

Тапшырылган сөт өчен ва­кытында акча ала алмау сала кешесенең үзәгенә үтә, билгеле. Үз ихаталарында терлек санын арттырып, гаилә фермаларын булдырырга теләүчеләргә до­кументлар җыеп тапшырганда да киртә-каршылыклар булма­сын иде!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев