Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләгәнгә эш карышмый

Фермерлар Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллин күрше район халкын да эшле итә

Районда кошчылык белән шөгыльләнүче фер­мерлар аз түгел. Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллин кошчылык фер­масын 2012 елда ачалар. Башта чебиләр алып, алар­ны үстереп саткач, казлар алып кайталар.

– Тойгелде һәм Игенче авылларындагы ташландык сигез ферманы алып, ремонт ясадык һәм эшебезне башла­дык. Беренче елны 40 мең та­вык, 3 мең каз үстереп сат­тык. Ике елдан соң, дәүләттән 2 млн сум күләмендә грант алып, фермаларга масштаблы реконструкция ясадык, – дип искә ала Разыйф Кәрамов.

Эш башлаган чорда тавык- каз үстергән фермада бүген 3600 күркә дә тәрбияләнә. Райондашларыбызның Аз­накай районының Бура­лы авылындагы фермала­рында быел 375 мең тавык үстерелгән. Азнакайның элек дуңгызчылык комплек­сы урнашкан фермасын­да күләмле ремонт эшләре башкарганнар. Шул рәвешле җитештерүчәнлекне артты­ру өчен тагын бер этәргеч бул­ган.

Р.Кәрамовның фермер хуҗалыгында бүген 23 кеше хезмәт куя. Күрше район­нардан килеп эшләүчеләр дә бар. Хезмәт хакы вакытында түләнгәч, фермерда эшләргә теләүчеләр аз түгел. Кош-корт үстерү өчен фермада бөтен шартлар да тудырылган. Күле дә, көтүлеге дә бар. 2019 елда Разыйф Кәрамов “Тер­лекчелек буенча гаилә фер­масын үстерү” программасы ярдәмендә Игенче авылын­дагы торакларга реконструк­ция ясаган. Әлеге тораклар 65 мең чебигә исәпләнгән. Фер­мада санитар-пропуск пун­кты, киенү-чишенү, юыну бүлмәләре дә эшләнгән.

– Кош-кортлар өчен азык­ны җирлегебездәге фермер­лардан да, күрше-тирә рай­оннардан да сатып алабыз. “Эшлим” дигән кешегә эш карышмый, диләр бит. Әле кайчан гына Ришат белән тәвәккәлләп эш башлаган идек, шөкер, артка чигенгән юк. Эшләгәндә авырлыклар да, мәшәкатьләр дә җитәрлек, – ди Разыйф абый.

Фермерлар кош-кортны тереләй һәм итләтә сата. Рай­он халкы күркә итен дә яра­тып ала. “Район халкын эко­логик чиста продукция белән тәэмин итү – саваплы гамәл”, – ди фермер.

– Кайберәүләр: “Шәхси хуҗалыкта үзең өчен дип үстерелгән хайван ите генә файдалы һәм тәмле була”, – дип уйлый. Фермер хуҗалыклары да кош-кортка сөтен дә, витаминнарын да бирә, азыкның да сыйфат­лысын ашата, – ди Разыйф Кәрамов.

– Балалар ел саен йөзәр мең кызыл тавык үстереп са­талар. Аларны сатып бетергәч, бройлерлар үстерәләр. Ала­ры да 50 меңнән ким булмый. Улыбыз Илдар да әтисенә ярдәм итә. 10 мең чебине, 1 ай тәрбияләп, халыкка сату өчен күпме көч куяр­га кирәк! – ди, улы белән го­рурланып, Мәүлидә апа.

Киләчәктә фермерлар эшчәнлекләрен тагын да киңәйтергә тели. “Без, икәү бергә эшләгәч, проблемалар­ны да бергә хәл итәбез. Яшь чактан ук бергә, дус, тату яши­без. Алга таба да эшне бергә алып барырга язсын!” – ди егетләр.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев